Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
кеше Ибраһим Нуруллин иде. Аңа әлеге антиисхакыйчыларга каршы көрәшү җиңел булмады. Шуңа күрә ул хакыйкатьне белсә дә, кайбер нәрсәләр турында ачыласы итмәде шикелле. Вакыты җитмәгән иде әле…

      Аяз Гыйләҗевнең Ибраһим Нуруллинга мөнәсәбәте тискәрерәк булганын беләбез. Хәзер мәгълүм булганча: «Ә сез үзегезнең яңа романыгызда Ибраһим Нуруллинның Гаяз Исхакый иҗатына карата булган мөнәсәбәте турында әйтәсез. Һәм аны бу Нуруллин эше түгел, бу яшь буыннар эше дип әйтәсез. Моңа аңлатма кирәк сыман», – дигән сорауга ул болай дип җавап биргән:

      – Аңлатам. Мәктәп программалары белән тәрбияләнгән менә шушы буын укытучылары алар, нигездә, Ибраһим Нуруллин һәм аның яраннарының шәкерте бит! Ибраһим Нуруллин Гаяз Исхакыйның бөек иҗатын марксизм-ленинизм кысасына сыйдырып аңлатырга тырыша. Аның төп хатасы шунда: ул болай ди: «Менә Гаяз Исхакыйның революциягә кадәрге иҗаты – безнең өчен кызыклы иҗат, ә аннан соңгы иҗатын иләктән иләргә кирәк». Бу бит – ахмаклыкның соңгы чиге.

      Аннан соң Аяз Гыйләҗев болай дип өсти: «Имеш, революциягә кадәр Гаяз Исхакый бер булган, революциядән соң Гаяз Исхакый икенче булган. Ә кеше буларак, гражданин буларак, Гаяз Исхакыйның революциядән соңгы иҗаты аерата зур бәягә, зур хакыйкый дәрәҗәгә ия. Ул чор хакында Исхакый кебек дөрес сүзне әйтә алган кеше юк».

      Болар бәхәссез.

      Инкыйразга каршы көрәштә безгә тагы ниләр кирәк, ниләр, кемнәр җитми безгә?

      «Халыкчанлык» дия-дия без бөтен әдәбият һәм сәнгатебезне «кара халыкчан»га әйләндереп бетерә яздык. Менә бүген безгә рухи аристократизм һәм интеллигентлык дигән нәрсәләр җитми.

      Рус философы Н.Бердяев «Тигезсезлек философиясе» (М., 1990) дигән китабында аристократия турында түбәндәге фикерләрен әйтә.

      «Гений һәм талант рухи аристократия исәбенә керәләр, чөнки даһилык һәм талант аларга бушка килгән, көч-хезмәт куеп алынмаган, – дип яза Н.Бердяев. – Хезмәт куймыйча гына, шәхси тырышлыктан һәм шәхси казаныштан башка гына аристократ булырга мөмкин… «Аристократия» – башка бер җирдән дә алынмаган үз хасиятләренә ия онтологик нигезле токым ул. Аристократия Алла тарафыннан яратылган, һәм сыйфатларын ул Алладан ала. Аристократизмда илаһи гаделсезлек, илаһи каприз һәм наянлык бар, ә алардан башка космик тормыш, галәмнең матурлыгы булырга да мөмкин түгел… Һәртөрле үпкә-нөктә психологиясе, һәртөрле дәгъва-претензияләр психологиясе аристократизмга ят, болар – кара халык психологиясе».

      Янә:

      «Чын аристократия башкаларга, адәмгә һәм дөньяга хезмәт итә ала, чөнки ул үз-үзен данлыклау белән мәшгуль түгел, ул баштан ук җитәрлек кадәр югары тора, ул үзен корбанга китерә… Аристократик башлангычның мәңгелек кыйммәте дә шунда. Кешелек җәмгыятендә үз-үзләрен данлыклауны кирәксенмәгән, мондый данлыклауга бәйле түбән хасиятләрдән азат кешеләр булырга тиеш. …Тумыштан ук хокуклары булган кешеләр кирәк, хокуклар алу өчен, көрәш атмосферасыннан азат булган адәми җаннар кирәк. Хокукларын хезмәттә һәм көрәштә генә яулап