Л. Н. Гумилёв пассионарлык теориясен күтәреп чыкканнан соң, аның идеяләренә таянып, Идел буе болгарларының этногенезын яңача аңлатырга омтылышлар күзәтелә. Мәсәлән, соңгы елларда Р. Х. Бариевның «Идел буе болгарлары этногенезының фәлсәфи аспектлары» («Философские аспекты этногенеза волжских булгар») исемле китабы дөнья күрде (Санкт-Петербург, 1997). Р. Х. Бариев, академик В. И. Вернадскийның «ноосфера» турындагы төшенчәсен этносларга карата кулланып, «этноноосфера» дигән яңа төшенчә кертә. Аның фикеренчә, этноноосфера – теге яки бу этнос ия булган ниндидер информацион-энергетик кырдан гыйбарәт һәм этносның хәтере, аның «җаны», аның «аңы» шунда саклана икән. Шушы концепция нигезендә автор славян-рус һәм төрки-болгар халыкларының кан кардәшлеген исбат итәргә тырыша. Гомумән, Р. Х. Бариев пассионарлык концепциясе һәм үзенең этноноосфера теориясе нигезендә теләсә кайсы халыкның килеп чыгышын аңлатып була дип дәгъва итә. Ләкин шунысы хак: аның теориясе (асылда, гипотезасы) конкрет бу очракта ниндидер ышанычлы, яңа нәтиҗәләргә китерми.
Академик Сергей Петрович Капица «Демографический переход» («Демографическая революция») теориясе буенча үсешнең формуласын да чыгарган. ХХI гасырда ук инде кешелек дөньясы үсешендә кискен үзгәреш булып, ул экспоненциаль (биниһая) үсештән баш тартачак, стабиль тереклек юлына басачак (кешеләр саны даимиләшәчәк, үрчү, ишәю, арту дигән нәрсә булмаячак). Бу вакытта тормышта нинди социаль үзгәрешләр килеп чыгар, нинди яңа тетрәнүләр, орышлар, түнкәрешләр булыр – монысын берәү дә белми.
Әйе, бу теория буенча да безне, чыннан да, инкыйраз көтә. Ләкин «безне» дигәндә аерым бер милләт, әйтик, татар гына күздә тотылмый. Барлык милләтләрне дә инкыйраз көтә, ләкин, тулаем алганда, кешелек дөньясы гомумһәлакәттән котылып калачак. Һәм болар – бу үзгәрешләр шушы гасырның ахырларына һәм тарих өчен бик кыска вакыт арасында – ике буын тормышы дәвамында булачак хәлләр. Дөресен әйткәндә, мондый прогнозлар элек тә бар иде, ләкин алар ерак киләчәккә нисбәт ителәләр, һәм гади халык кына түгел, традицион демагогиядән арына алмаган лыгырдык тарихчылар барысы да бу исәпләүләргә хыялый бернәрсә дип, фантастларның хыял җимеше дип югарыдан карыйлар иде.