Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
алмашка килгән номенклатур кызыл профессура оныкларыннан арыну кирәк. Җыеп кына әйткәндә, милләтебезне җитәкләргә могтәбәр ирәннәр кирәк, мужиклар кирәкмәс.

      Әдәбиятны күзәтеп барган укучыбыз белә булыр, эреле-ваклы рус идеологлары бүген: «Безгә яңа «русская идея» кирәк!» – дип зарланырга яраталар. Минемчә, иң әүвәле аларга мең ел буена аңнарын томалап килгән бер идеядән баш тартырга кирәк, ул да булса – «Владей миром» идеясе, дөньяны яулап алу идеясе. Ә рус сәясәтенә хас «се моё, а то моё же» дигән принцип та шул идеядән килеп туган нәрсә бит. Шуның аркасында руслар үзләрен, испаннар әйтмешли, «бакчачы эте кебек» тоталар. Алманы да ашамыйча черетәләр, башкаларга да авыз итәргә ирек бирмиләр. Әлбәттә, әлеге испан әйтеме рус телендә дорфарак яңгырый: «Как собака на сене», ягъни «Эт печән ашамас, сарыкка ирек бирмәс» була инде. Арулану, пакьләнү идеясе, тәүбә итү кирәк бу, чыннан да, олы милләткә тәүбә итү! Бөек рус халкын шул гына яңарышка китерсә китерә ала. Тукайга каршы килеп булса да, шуны әйтергә батырчылык итәм: бу дөньяда тәнгә мунча булса, җанга тәүбә бар.

      Ә без русларның ялгышын кабатламаска, башка халыкларны ихтирам итәргә тиешбез.

      Дәүләтләр, халыклар, милләтләр тарихына бүгенге караш Исхакый заманыннан үзгә дияргә мөмкин. Хәер, бу карашларның да озын тарихы бар.

      Ибне Халдун «Әл-Мокаддимә» («Кереш») дигән хезмәтендә, тарихка карата структур анализ ысулын кулланып, мәдәниятләр тәгълиматын бәян итә.

      Аның фикеренчә, тарих милләтләрнең туу, аларның куәткә ирешү, әкренләп зәгыйфьләнү һәм түбән төшү чорлары кабатлана торган цикллардан гыйбарәт. Ибне Халдунча, шәһәр – мәдәни җәмгыятьнең нигезе. Шәһәр кешесе нәзәкатлерәк һәм ачыграк булганга, ул сугышырга яратмый һәм шул ягы белән бәдәвиләрдән көчсезрәк. Туганлык җепләре белән бәйләнгән бәдәви кабиләләр шәһәрне бик җиңел буйсындырганнар, ләкин, дүрт буын алмашынуга, шәһәр боларны да «боза», һәм алар үзләре яңа буын бәдәвиләрдән җиңеләләр.

      Тарихта цикллы кабатланулар турындагы фикере белән Ибне Халдун ХХ гасырның күренекле тарихчысы Лев Гумилёвның теориясен дә хәтерләтә.

      Тарихтагы цикллар турындагы концепция, милләтләрнең тууы, куәткә ирешүе, әкренләп артка китүе, түбән тәгәрәве, аннары яңарыш кичерүе турындагы фикер Библиядән үк килә. ХVII–ХVIII гасырларда яшәгән итальян тарих философы Вико Джамбатиста да халыкның балалык чоры каһарманнар чоры – яшьлек белән алмашына, аңа алмашка җитлегү чоры – гуманитар (кешелек) дәвере килә дип күрсәтә. Аның идеяләре Н. Данилевский, К. Леонтьев, О. Шпенглер һәм мәгълүм дәрәҗәдә А.Тойнби фикерләренә якын. «Империяне кулга төшергәннән соң, – дип яза Ибне Халдун, – җиһангирлар үз-үзләрен алҗытуга биреләләр… Алар гөлбакчалары һәм фонтаннары булган сарайларга хуҗа булып, …Аллаһның әмер биргәнен (көтеп яталар)… Иртәме-соңмы, империяләргә картлык килеп җитә, алар да кешеләр кебек үк үсәләр, җитлегәләр, ә аннары түбән тәгәри башлыйлар». Шунысы кызык: ХIХ гасырда аның бу фикерен Казан математигы