Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
Горькийның «Ана» романы, Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты»сы, Александр Фадеевның «Яшь гвардия»се, «Язгы җилләр» кебек әсәрләр һ. б. «Тезислы пьеса» дигән термин да билгеле («Ике фикер», «Ташкыннар», «Мылтыклы кеше» һ. б.). Фактта социалистик реализм әсәрләре барысы да бердәнбер идеяне пропагандалый торган «тезислы сәнгать» төренә карыйлар дип әйтергә мөмкин. Кыскасы, соцреалистлар, төптән карасаң, иҗатта күптән билгеле булган алым кулланалар, фәкать, Мольерның мещаны шикелле, гомерләре буе проза телендә сөйләшкәннәрен белмиләр генә. Мәшһүр «пролетар язучысы» Максим Горький уйлап чыгарган «социалистик реализм» дигән темага күпме кеше диссертация яклап, гыйльми дәрәҗәләр алынган икән? Ничәмә-ничә ялган галимнәр, асылда, шайтан таягы кебек чүп үләннәр үсеп чыккан һәм урман-чытырманга әйләнгән. Уйлабрак караганда, илаһи сәнгать иясе соцреализм ачкычы белән дә шәп әсәр иҗат итә аладыр, бәлки. Әмма китап киштәсендә янәшәдә башка реализмнарга да урын булсын.

      «Инкыйраз», – әлбәттә, тезислы антиутопия. Ә бәлки, бу хакта баш ватасы да түгелдер? Борынгы классификациядә «кәшиф» («откровение») дигән термин бар. Минемчә, пәйгамбәр Гаяз Исхакыйның бу әсәре кәшифнең үзе инде.

      «Инкыйраз»ның композициясе төзек түгел, сюжеты ныклап эшләнмәгән, таркау (автор әле әдәби осталык серләрен үзләштереп бетермәгән) диярләр. Мондый әсәр укучыны ялыктыра, һәрхәлдә, ул аның игътибарын тотып тора алмаска тиеш… Ләкин «Инкыйраз» тота һәм җитди укучыны кайта-кайта укырга мәҗбүр итә. Ни өчен дисезме? Эченә салынган мәгънәсе белән тарта ул. Милләт өчен һәм, гомумән, инсаният өчен әрнү-сызлануы белән. Эчкерсезлеге белән. Әлбәттә, дөнья әдәбиятында киләчәк турында язылган әсәрләр байтак, аларның кайберләре, һичшиксез, Исхакый каләменә дә йогынты ясаган. Ләкин Исхакыйның антиутопиясе дә бөтендөнья әдәбиятында үзенә лаек урынны алып тора, ә төрки әдәбиятта ул – әйдәп баручы. Ул мәктәп программаларына кертелергә һәм Көнбатыш галимнәренә дә билгеле булырга тиеш.

      Мин алдарак Гаяз Исхакыйны тәмам оныттырдылар дигән идем.

      Ләкин тормыш без уйлаганнан, без көткәннән катлаулырак. Кайчак тормышта адәм ышанмаслык хәлләр дә килеп чыккалый. Трагикомедияләр.

      Мәрхүм Тәүфикъ Әйди сөйләгән иде. Кайдадыр Урал якларындамы, Себердәме, Архангелда укмы – татар җыелыбрак яши торган бер җирдә – һәвәскәр артистлар әле егерменче гасыр урталарында да Исхакыйның бер пьесасын сәхнәгә куеп маташканнар. Күрәсең, бу караңгы якларда Гаяз Исхакыйның фаҗигасеннән хәбәрдар булмаганнар. Әлбәттә, пьесаны сәхнәләштерү өчен, һәвәскәр артистларга җирле хакимиятләрдән (райкомнан дип исемдә калган) рөхсәт язуы алырга кирәк булган. Биргәннәр болар рөхсәтне, чөнки Гаяз Исхакыйның «фашист агенты Шольц» икәнен Каф тау артындагы урыс райкомы каян белсен? Шулай итеп, СССРның дөм караңгы бер почмагында «ата дошман» Исхакыйның пьесасын карап ләззәт тә алганнар икән!

      «Инкыйраз»ның киләчәге турында бер-ике сүз.

      Академик Миркасыйм Госманов «Инкыйраз»ның