Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
тотынып, әкрен генә аягыма басканмын! Кайтып кергәч, атакай белән инәйнең күзләре шар булган – бу нинди могҗиза!.. Тиз генә мине күтәреп алганнар, киендергәннәр, яңадан аякка бастырганнар. Һәм менә шул басудан мин йөреп тә киткәнмен.

      Балачагымда булып узган бу хәвефле хәлемне мин бары сөйләүләре буенча гына беләм, ләкин – ни гаҗәп! – урындыкка тотынып басып торуымны үзем дә әзрәк кенә хәтерлим… Инде шактый ук үскәч, мин колын шикелле нечкә, бик йөгерек аяклы бер малайга әйләндем. Бик ярата идем чабарга, узышырга… Дәүләкән малайларыннан берәүне дә уздырмый идем, тик кайчагында Арыслангәрәй агай малае Таһир гына мине узгалый торган иде.

      «Чәйни»дә чакта да мин, әйтүләренә караганда, бөтиле түбәтәй кигән, бик җиңел, бик тере бер малай булганмын (бигрәк тә аягыма басканнан соң). Бер генә минут та бер урында тик кенә утыра белмәгәнмен, каядыр китәм дә барам, чыгам да югалам – кайчагында «чәйни»дә утыручылар күмәкләшеп мине эзләргә чыгалар икән. Еш кына әлеге саилчеләрнең берсенә ияреп китеп, өйдән өйгә «хәер сорашып» та йөргәнмен. Бала җитәкләгән саилчегә сәдаканы мулрак биргәннәр… Мине таныган кеше очраса, ул шунда ук «чәйни»гә барып, инәйгә: «Хәдичә апа, улыгыз бер саилчегә ияреп йөри бит, шуны беләсезме?» – дип әйтә икән. Инәй, бичара, бот чабып ах-вах иткән, ә атакай тиз генә артымнан барып, мине күтәреп алып кайткан. Ә миңа нәрсә, миңа кызык кына саилче капчыгына тотынып йөрү!..

      Соңыннан, күп еллар узгач, атакай ниндидер бер уфтану бе- лән миңа: «Улым, син малай чагыңа бер дә охшамагансың», – дип әйтә торган иде. Гаҗәп түгел, бишектәге – бишкә төрләнә, дигәннәр, һәм мин моны үзем дә тоя идем. Һәрхәлдә, бик үзгәрдем мин – балачактагы җитезлек, гамьсезлек күптән инде онытылды. Бик басынкы, бик сабыр (һәм чыдам), бик сак картларга әверелдек без барыбыз да…

      Әйткәнемчә, «чәйни»дәге тормышыбызны мин ишетеп кенә беләм – ул хакта атакай белән инәй элек еш кына исләренә төшереп һәм күбрәк көлеп сөйли торганнар иде. Гүя алар өчен дә ул «чәйни» дигән нәрсә очраклы һәм кызыклы әкәмәт бер урын булып кына исләрендә калган… (Атакай аны беренче герман сугышы башлангач ташлаган.) Ә йорты үз урынында һаман да тора әле. Искергән-тузганы да артык сизелми, яхшы карыйлар, ахрысы. Хәзер инде ниндидер идарәме, конторамы урнашкан… Кайткан чакларымда мин һәрвакыт аның яныннан узам. Бик истәлекле йорт – миңа кадерле булырга тиештер инде ул. Төрле уйлар, хисләр уятырга… Ләкин, ни хикмәттер, мин аңа карап сагыну яки якын итүгә охшаган бернинди дә тойгы кичермим. Чит-ят бер бина кебек ул минем өчен. Хыялым белән монда торган чагыбызга кайтырга тырышсам да, безнең базарчылар белән тулы бик гади генә «чәйни»ебезне нишләптер күз алдына китерә алмыйм. Бик күп еллар узган шул инде… Гомер катламы өстәлә барган саен, үткәннәрнең һәммәсен дә искә төшерү дә һәм сагыну да мөмкин түгелдер, күрәсең.

      Әйтергә кирәк, «чәйни» тоту атакай өчен дә очраклы гына бер кәсеп булган икән. Шуннан соң ул бер урында гына утырып, мәсәлән, кибет ачып, сату