Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
һәм өстәвенә көяз бер егет тә иде. Көне буе атасы янында тимер чүкегәннән соң, ул бик әйбәтләп юынып, кара чалбар, ап-ак күлмәк киеп, кулына дирижёр таягыдай нечкә генә чыбык тотып, кичкырын йөрергә чыга торган иде. Һәм без дә, читтән кайткан берничә егет, шулай ук киенеп-көязләнеп, кичке йөрүгә чыга идек. Бергә очрашып, исәнләшеп, көлешеп алганнан соң, урам уртасыннан, күрәсезме безне дигәндәй, ашыкмыйча эре генә атлап китә идек. Иң элек вокзалга барып, берәр пассажир поездын үткәреп җибәрәбез – бу тамашага русы, татары шактый яшьләр җыела торган иде. Без яшь чакта поездларның килеп китүе кызыклы гына бер тамаша иде. Иң элек күрше разъезддан поезд чыкканын белдереп, кызыл фуражкалы дежурный вокзал ишеге янында асылынып торган җиз чаңны дәртле генә яңгыратып кага. Шуннан соң вокзал тирәсендә хәрәкәт көчәя, билет кассасы янында кысыш-сытылыш башлана. Бер унбиш-егерме минут үтүгә, семафор ягыннан күкрәген киереп килгән гайрәтле кара паровоз күренә – ул һәрвакытта поездны беренче юлга кызу гына китереп туктата. Перронда ыгы-зыгы башлана, берәүләр төшә, берәүләр менә, күп кенә пассажирлар, калай чәйнекләрен шалтыратып, кипәтүккә йөгерәләр. Йомшак урынлы вагоннарның ачык тәрәзәләреннән тузган чәчле чибәр ханымнар, мыекларын тәкә мөгезедәй бөтереп җибәргән ирләр тыштагы тамашага көлеп кенә карап торалар.

      Скорый поезд, гадәттә, озак тормый иде… Бер биш минуттан дежурный чыгып чаңны ике тапкыр сугып ала, шуның артыннан ук сакаллы кондуктор сыбызгысын чырылдатып җибәрә, һәм очтагы паровоз калын гына итеп кычкырта да, азрак гайрәтләнеп пошкырганнан соң, әкрен генә кузгалып китә. Вагоннар шома гына тәгәри, ачык тәрәзәләрдәге адәм башлары отыры кызурак уза башлыйлар. Состав, ниһаять, узып китә, тик әнә иң арттагы вагоннан сары флагын сузган проводник кына бераз әле күренеп бара…

      …Поезд китә, ничектер хыялны кузгатып, ияртеп китә, аңардан соң ямансурак та булып кала. Халык тарала, перрон бик тиз бушый, һәм без дә вокзал урамыннан ашыкмыйча гына Димгә таба атлыйбыз. Яр башына җиткәч туктыйбыз да кичке шәфәкъның алсу нурына манылып тын гына агып яткан Дим өстенә, аның Көрмәнкәй тавына чаклы җәйрәп яткан, инде аргы читләренә эңгер караңгылыгы иңә башлаган тип-тигез тугаена, андагы куе әрәмәлекләр, таллыклар уртасыннан тонык кына елтырап күренгән ерымнарга, күлләргә сүзсез генә карап торабыз. Һәр кичне диярлек без бу үтә таныш манзарага яр башыннан менә шулай карап тормыйча китмибез. Иллә мәгәр туйганыбыз юк һәм беркайчан туймабыз да шикелле… Комач ягыннан бакалар җыры ишетелә башлый, каяндыр Дим үреннән су үгезенең кичке тынлыкта «бум, бум!» дип кычкырган калын тавышы ишетелеп куя… Тагын ашыкмыйча гына урам буйлап китәбез. Вакыт соң инде, ә көн һаман да сүнеп бетмичә тора, ләкин урам әкренләп кенә тына. Йөреп арыгач, безнең капка төбендәге эскәмиягә килеп утырабыз. Сүз күп, сүз бетәрлек түгел, ниләр генә сөйләшми идек без, кайчагында таралыша алмыйча, беренче әтәчләргә чаклы да утыра идек. Бу безнең зур хыяллар, зур өметләр белән янып яшәгән чагыбыз иде.

      Ә