Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
мөнәсәбәт туа алмады. Ниндидер бер сынаумы, әллә сагаюмы, яшерен күзәтүче шикелле, безне рәсмирәк булырга, дистанция сакларга мәҗбүр итә иде. (Мин моны аеруча үземә карата сиздем).

      Әмма, ни кызганыч, Рәхилә барлык туганнары арасында иң гомерсезе дә булды (илле биш яшендә үлеп китте). Апасы Маһирә әйтә, эштә янып бетте ул, ди. Хәбибрахман да миңа шулайрак әйтте: йөрәге һәм баш мие бик тузган иде, диде. Рәхилә үләреннән берничә ел элек кенә Хәбибрахман санаториенда ял иткән. Алар бик дуслашып киткәннәр, Рәхилә Хәбибрахманны врач итеп тә, кеше итеп тә бик яраткан булса кирәк. Хәзер сөйләшкәндә Маһирә дә моны раслый, Хәбибрахман аңа бик кулай кеше иде, ди.

      Гаҗәп хәл: тулы бәхет берәүгә дә насыйп түгел, күрәсең. Рәхилә Дәүләкәндә чакта ук әле Солтанов дигән район прокурорына кияүгә чыккан булган. Ләкин сугыштан соң алар аерылышканнар. Рәхилә башка инде иргә чыкмаган, ялгызы ике бала үстергән… Барысы да бар лабаса – зур урын, дәрәҗә, материаль бөтенлек, тик менә бәхет чамалы да гомер генә кыска… Эх, бу тормыш!

      Рәхиләдән кечеләре – Әхтәм. Ифрат тыйнак, юаш, тырыш, бу сөйкемле-сабыр егет бөтен гомерен Дәүләкәндәге кирпеч заводында бухгалтер булып эшләп уздырды. Шул кирпеч заводыннан пенсиягә дә чыкты. Аның Уфа белән Бәләбәйдән башка җирне күргәне дә булмады шикелле.

      Дәүләкәнгә кайтып йөри башлагач, мин Әхтәмнең бер кабилиятен (дөресрәге, талантын) күреп исем китте. Ул художник булыр өчен туган икән ләбаса! Иң элек аның кулы агач эшенә гаять оста икән. Менә дигән резчик ул. Төрле-төрле нечкә-нәфис сырлар, бизәкләр салып, бик пөхтә итеп, тәмам җиренә җиткереп эшләгән буфетын яки шкафын мебель магазинына илт тә куй – шунда ук бәреп алачаклар. Бусы – бер. Икенчедән, ул рәссам, ягъни буяу белән картиналар да яза. Стенага элгән кайбер эшләре миңа ошаган иде, ләкин мин аларга бәя биреп тормыйм. Ихтимал, профессиональ күзлектән караганда, аның картиналары гади бер һәвәскәр эше генә булып күренер. Ләкин бит Әхтәм, бернинди махсус белем алмыйча, беркемнән дә өйрәнмичә, бары Ходай бирмеш күзе һәм кулы белән эшләгән ич барысын да!.. Әгәр укытканда, әгәр өйрәткәндә чын рәссам чыкмас идемени?!

      Минем хәтта, соң булса да, нидер эшлисем, ниндидер чара да күрәсем килеп киткән иде. Әмма бик йорт җанлы, гаилә җанлы, аздан да канәгать Әхтәмдә мин дәрт тә, теләк тә сизмәдем. «Нишлисең инде, соң бит, Әмирхан абый!» – диде ул миңа, сүлпән генә уфтанып. Әйе, талант өстенә характер да кирәк шул! Хәтта бик зур талантларга да!.. Хәлбуки кайчагында таланты чамалы гына кеше дә, характеры булса, шактый ерак китә ала.

      Булмаса, яр башындагы өебезгә кайтыйк әле – минем бәләкәй чагыма. Күршебез Миңнегали агайның ишле балалары арасыннан миңа иң якын торганнары Зөфәр белән Маһирә иде. Дөрес, алар икесе дә миннән олырак – Зөфәр алты яшькә, Маһирә ике яшькә. Ләкин шуңа карамастан мин аларга бик ияләштем, алар янында үстем, егет чагым алар белән бергә үтте, һәм икесе дә минем бертугандай якын кешеләрем булып калдылар. Шушы көнгә кадәр!.. Моның төп бер сәбәбе менә нидән