Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
үк башкортның муллалары, мөәзиннәре дә, соңрак мөгаллим-мөгаллимәләре дә – төрле өяз һәм шәһәрләрдәге татар мәдрәсәләрен яки мәктәпләрен бетереп чыккан кешеләр. Хакыйкатьне яшерүдән мәгънә юк, тик моны дөрес аңларга кирәк. Мәсәлән, борын авылда күршедән ут алып чыгу гадәте булган. Утны соскы белән алып чыккан, учагына яккан, өен җылыткан – күршесенә рәхмәтен әйтергә дә онытмаган. Аң-белем бирүне дә мин шул ут биреп торуга охшатыр идем. Татар халкының учагында мәгърифәт уты иң авыр заманнарда да сүнеп бетмәгән, калын көл астында да әкрен генә көйрәп яткан ул, ә тора-бара, Россиядә азатлык хәрәкәте көчәйгәч, яңадан кабынып, ялкынланып киткән. Менә шул утны ул ихтыяҗы төшеп килгән кардәш халыкларга да биргән. Ә башкорт халкына аеруча, чөнки ул терәлеп торган күрше, аңардан инде кызганып тору булмаган. Хәзер менә башкорт халкының үзендә аң-белем, культура, сәнгать утлары дөрләп яна. Бу – Ленин милли сәясәтенең иң гүзәл, иң куанычлы бер нәтиҗәсе. Моңа татар халкы да ихлас күңелдән куана – ничек кенә булмасын, аның да бит башкорт культурасына һәм сәнгатенә керткән зур өлеше бар. Әйдә, моннан соң да аралашып яшәгән бу ике кардәш халыкның дуслыгы отыры ныгый барсын, икесенең дә белем, культура учаклары якты, тигез янсын – чөнки дуслыкның төп нигезләреннән берсе һәм иң мөһиме – тигезлек! Һәр эштә, һәр җәһәттән!

      Әйе, Дәүләкән күп кенә милләтләрне үзенә җыйган шәһәр сыманрак зур бер авыл иде. Ләкин минем үземә бу милләтләр арасында нинди дә булса зур, җитди каршылыклар яшәп килүен күрергә туры килмәде. Чөнки мин үскәндә инде революция булган, совет власте урнашкан, милли тигезсезлекләр бетерелгән иде. Дәүләкәндә дә яңа заман, яңа тормыш башланды. Әмма бу яңа заманның нэп дигән кыска гына бер чоры булып алды. Әйтерсең иске тормыш бер мәлгә кире әйләнеп кайтты. Сугышлар бетеп, ачлык елы да үтеп киткәч, кыска гына вакыт эчендә Дәүләкәнгә төрле яктан әүвәлгечә иген күпләп керә башлады. Тегермәннәр эшләргә тотынды, базарлар җанланып китте, кибетләр-магазиннар ачылды, элекке сәүдәгәрләр генә түгел, һич уйламаган кешеләр дә җиң сызганып сату итәргә кереште, кыскасы, иске тормышның күп кенә якларын шушы чорда тагын бер тапкыр күреп калырга туры килде. Минем әле үсмер чагым, яңа җитлегеп килгән чагым иде, шуңа да карамастан бу хикмәтле вакыт минем хәтердә шактый нык утырып калды. Әмма шундый кинәт җанланып киткән «иркен» тормыш озакка бармас, тиз бетәр кебек иде, – нигә, ни өчен? – әйтә алмыйм, бәлки, Ленин бик иртә, бик вакытсыз үлеп киткәнгә күрәдер, чөнки бу нэп дигән нәрсәне ул кирәк тапкан, ул керткән дип сөйлиләр иде. Һәрхәлдә, дөньяның тиздән башка якка үзгәрәчәген мин акылым белән түгел, ничектер йөрәгем белән сизә идем кебек… Шуның нәтиҗәсендә булса кирәк, миндә бик иртә уйлану, борчылу, эзләнү дә туа башлады. Шул ук вакытта күңелнең бу борчылу-ашкынулары, ә кайчагында газаплы кичерешләре яшь өстәлә барган саен отыры көчәя, тирәнәя дә бара иде. Кемгә генә таныш түгел яшьлекнең андый кичерешләре?! Минем өлешемә исә алар күбрәк тә төште. Менә ни өчен мин нэпның иң кызган чагында, уналты яшемнән үк Дәүләкәнне калдырып чыгып та киттем. Ләкин боларның барысы турында да миңа, насыйп