Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
бик кыска гына бер тыкрык иде. Аның бер ягында Арыслангәрәй башкортның каралты һәм абзарлары, икенче ягында ниндидер бер рус кешесенең амбар-куралары сузылып киткән иде. Ягъни тыкрыкта яр башына җиткәнче бернинди йорт-мазар юк иде. Бары тик тыкрык беткән җирдә яр башыннан Комачка карап ике генә йорт тора иде. Шуларның берсе, Арыслангәрәй койрыгындагысы – тимерче Миңнегали агай йорты, икенчесе – рус койрыгындагысы – без күчкән йорт иде. Йортлар кеше койрыгында гына торсалар да, алар каршысында ачылган манзара гаҗәп тә матур, шагыйранә иде! Хәер, мин хәзер менә шулай дим, ә ул чагында манзараның да, матурлыкның да нәрсә икәнен, әлбәттә, белмәгәнмен. Ләкин шулай да күз алдына китерик.

      …Түбәндә – Комач (башкортча – Комас). Бу – Димнең шактый озын һәм киң генә култыгы. (Элекке Этколның шушы култык буенда утырганын мин әйткән идем инде.) Комачның теге ягында кечерәк кенә тугай, тугайны үткәч, Димнең үзенә барып чыгасың. Дим аръягында куе әрәмәлек башлана, аны ерып үтсәң, тагын Димгә килеп чыгасың… тукта, нигә болай, Дим әллә икәүме дип гаҗәпләнергә мөмкин. Юк, ул берәү генә, ләкин хикмәт шунда: ерактан туры гына агып килгән Дим Дәүләкәнгә җитәрәк озын-озын өч борылыш ясый. Борылышларны ерымнар тоташтыра. Һәр ике борылыш арасында йә кечкенә тугайлык, йә куе әрәмәлек. Менә шулар барысы да – Димнең борылышлары, ерымнары, әрәмәлекләре, алардан да ары Көрмәнкәй тавына хәтле җәелеп киткән бик киң тугай, тугайдагы камышлы күлләр – кыскасы, минем әлеге манзара дигәнем безнең яр башындагы йорттан ап-ачык күренеп тора да инде. Гаҗәеп бер күреп тә бетермәслек киңлек ачыла каршыңда! Тагы да ераккарак – Димнең үренә таба карасаң, бу яшел, бөдрә, тип-тигез киңлек, чиге булмагандай, якты томан эченә китеп югала.

      Яр кырыена салынган һәрбер йортныкы шикелле безнең йортның да аскы һәм өске каты бар иде. Аскы каты ярга кертеп таштан салынган, өске каты бүрәнәдән. Без менә шунда – өске катта тордык. Аста кемнәр торганын ачык кына хәтерләмим. Безнең белән янәшә, өйнең икенче яртысында, герман сугышы башлангач, каяндыр Литва якларыннан күчерелгән бер немец гаиләсе тора иде. Мин аларны да бик аз беләм, бары минем чамадагы бер кызлары гына истә калган. Ул минем телне, мин аның телен белмим, ә шулай да бергә уйный торган идек. Кызык, песи балалары кебек телсез дә ничектер аңлаша алганбыз.

      Без бу йортта озак тормадык. Шуңа күрә сөйләрлек истәлегем бик аз. Әмма бер нәрсәне бик ачык хәтерлим: безнең фатирның һавага чыгып торган иркен генә балконы бар иде. Җәйнең җылы иртәсендә яки кичкырын безнекеләр шул балконда еш кына чәй эчеп утырырга яраталар иде. Әтрафтагы манзараның матурлыгын әйтәсе түгел, сез моны беләсез инде, ләкин биек балконда чәй эчеп утыруның тагын бер хозурлыгы шунда иде ки, һәр көнне, кояш баер алдыннан, Комачта бакалар хоры башлана иде. Комач – акмый торган су, шунлыктан анда бакалар бихисап иде. Менә шулар, аеруча тын җылы кичләрдә, көтүләре белән су читенә җыелып, тотыналар төрлесе төрлечә «сайрарга»! Бөтен су буе өзлексез яңгырап тора. Һәм, әйтергә кирәк, төрле тавыштагы бу бакалар