Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
колонизатор түгел, аны башкорт җиренә патша хөкүмәте күчереп утыртмаган. Күрдегез инде, ул бу якларга бәләкәй арба тартып, җәяүләп килгән – авыр нужадан һәм золымнан котылу өчен аның башка юлы да булмаган. Тарих үзе аны шулай югалмаска, бетмәскә өйрәткән. Аннары килүчеләр барысы да сәүдәгәр булып киткән икән дип уйлау да хата булыр иде. Юк, килүчеләрнең күпчелеге хезмәт иясе – тимерче, кием тегүче, пима басучы, приказчик, извозчик, укытучы һәм тегермәннәрдә эшләүчеләр иде. Кыскасы, татар-башкорт арасы тормышның үзендә бик күп җепләр белән бәйләнгән таза, нык мөнәсәбәтләрдән гыйбарәт иде.

      Мин үскәндә, Дәүләкән имамы Искәндәр ахун – башкорт, ә мәзине Нәбиулла абзый татар иде. Мәчет каршында урам аша гына иркен ихата эчендә ике йорт – берсе гади бүрәнәдән, икенчесе – зуррагы, такта белән тышлап, сарыга буялган. Болар мәдрәсә – Искәндәр ахун мәдрәсәсе дияләр иде. Кечерәгендә иптидаи (башлангыч), ә зуррагында рөшди (урта) сыйныфлар укый иде. Рөшдидә укучыларның күбесе Дим буе башкорт авылларыннан килгән яшьләр – укулары да, торулары да шул сары мәдрәсәдә иде. (Бу мәдрәсә хәлләре турында мин кайчандыр «Коръәнхафиз» исемле хикәямдә язган да идем.)

      Менә без дә, ягъни минем яшьтәге татар һәм башкорт малайлары башта бер-ике кыш ахун мәдрәсәсендә, аннары инде гел совет мәктәбендә бергә укыдык. Укулар, билгеле, татар телендә иде. Чөнки ул заманда бөтен дәреслекләр һәм әдәбият китаплары бары татар телендә генә чыга иде. Шулай ук укытучыларның барысы да татарлар иде. (Хәер, дин сабагын соңыннан безгә мәчеттә Әхмәдия мәхдүм укытты.) Гомумән, уку-укыту эшләре Дәүләкәндә күптән, сәүдә эшләре җанланып киткәч тә башланган булырга тиеш. Революциягә чаклы ук анда кызлар мәктәбе дә булган. Махсус салынган йорты Этколның иске зираты кырында иде. (Бу зират, Эткол зурайгач, авыл уртасында торып калды.) Кызлар мәктәбе өчен дә укытучыларны читтән чакырганнар. Шулай ук анда Искәндәр ахунның үз кызы Гайшә апа да укыткан. Гайшә апа бик сылу, чибәр кыз иде, соңыннан, егерменче елларның башында, Таһиров дигән бер башкорт юристы килеп, өйләнеп, аны Уфага алып китте. Кияүне баш мәхкәмәдә эшләүче зур кеше дип сөйләделәр белгән кешеләр.

      Дәүләкәндә шулай ук үзенә аерым татар китапханәсе дә бар иде. Заманына күрә шактый бай китапханә булгандыр, ахрысы, чөнки мин, мәсәлән, ул чактагы бик күп татар китапларын шуннан ташып укыдым. Укырга яратучы өлкәннәр дә, малайлар һәм кызлар да шул китапханәгә йөриләр иде. Аннары сәүдәгәр өйләрендә, бигрәк тә приказчикларда, элегрәк чыккан газета-журналлар да саклана иде әле. «Ялт-йолт», «Ак юл», «Сөембикә», «Аң» һәм «Шура» журналларын мин башлап Дәүләкәннең үзендә күрдем, кайберләрен сорап алып укыштыргаладым да. Янә тагын әби, бабай булган өйләрдә шулай ук «Тутыйнамә», «Бакырган», «Бәдәвам», «Бүз егет», «Каһарман катыйль» кебек укыла-укыла тузып беткән борынгы китаплар да табыла иде. Бик ялварып кына шуларны миңа кулга төшерергә һәм аңлый алганнарын укып карарга да туры килде. Инде ачлык елы үтеп, тормышлар бераз рәткә кергәч, Уфадан, Казаннан һәм Мәскәүдән татар телендәге совет газета-журналлары да килә башлады.