Шигырьләр / Стихи (на татарском языке). Акмулла. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Акмулла
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Поэзия
Год издания: 2021
isbn: 978-5-298-04253-6
Скачать книгу
тик чыкмаган бер җан;

Дога бирең, әйя хөллан[540]! —

сезә күп игътизар әйләр[541].

«Минем кебек булыр микән бәхетсез…»

Минем кебек булыр микән бәхетсез,

Егет башым әсир булды вакытсыз;

Әсир диеп, борадәр, сүкмәңезләр,

Күземдәй канлы яшем түкмәңезләр.

Теләп алмадым үземә моны, әй яр!

Къәдәр[542] килсә, япан булыр икән тар.

Бәла килсә, күрер күз күрмәз улыр,

Каза килсә, аяклар йөрмәз улыр;

Кеше мәхбүс булыр тәкъдир эшендән,

Сәбәб булган исә дә кылмышындан.

Сәбәб булыр дәхи дошман кешедән,

Тәҗәссес әйләюп мәстүр эшидән[543].

Бу эшдә мөбтәлядер[544] канча әхъяр[545],

Асыл фетнәгә мәншаэ тагъны әгъяр[546].

Кәзаликә мөбтәля канча мөшаһир[547],

Мөгаллиме Санидәк1+ хикмәтдә маһир;

Шифа, шиддәт күрә килгән галиләр[548],

Әфазыйлдән[549] пәйгамбәрләр, вәлиләр[550].

«Әссәламегаләйкем асыл затка…»

Әссәламегаләйкем асыл затка1+,

Мәйданда узып килгән аргымакка;

Лаикъдап[551] дәрәҗәңә яздым сәлам,

Төбендә аса җөйрек[552] булмасак та.

Бөстансыз[553] былбылдагы сайрай алмас, —

Бу көндә охшап тормыз җабалакка.

Ходаның язганына чара бармы? —

Язылмыш ләүхелмәхфуз дигән такъка[554].

Илтимас[555] хәзрәтеңә сад-һәзәран[556]:

Без факыйрь бичараны читкә какба;

«Ишарәт – гакыллыга» дигән сүз бар2+, —

Артык сүз әдәбсезлек асыл затка.

Дөньяның төсеп тормын[557] мәзарына[558],

Сатылдым бер сом илдең базарына[559];

Агяһлек һич берендән сүз алмадым[560],

Сунда да[561] өмидемне өзалмадым, —

Хибестә интизар буп[562] зарыккандай

Сезләргә тагы җаздым – түзалмадым3+.

Бәндәдә булады усындай хәл,

Дананың ләфзы[563] – шикәр, мәгънәсе – бал;

Бичара зарыккандай айтканды дип[564],

Солтаным, илтимаска нәзарың сал[565].

Тоткынлар кыйбласиде[566] бусагаңыз,

Сүз полын[567] белмәгәнгә охшамаңыз4+.

Җусаңыз, бер төскән кер китбәй калмас,

Кайраса, кителгән җир үтбәй калмас;

«Һәрбер зат үз аелына кайтыр» дигән —

Дат җогып[568], булат кылыч үтбәй калмас.

Күп иде мөселманга нәзарыңыз,

Көн саен бәләнд[569] мәйдан базарыңыз,

Саркытдан[570] Акмулланы буш куймаңыз, —

Тасады сездең дәүләт казаныңыз[571].

Дөньяда артык кылган хакъ багыңыз[572],

Җәелгән

540

Хөллан – якын дуслар.

541

Сезгә күп игътизар әйләр – сезгә күп зарын әйтер.

542

Къәдәр – тәкъдир, язмыш.

543

Яшерен эшеннән (сәбәп) эзләп.

544

Мөбтәля – дучар.

545

Әхъяр – яхшы, изге, дус кеше.

546

Асылда, фетнә өчен явызларның сүзләре чыганак.

547

Нәкъ шулай ук күпме мәшһүрләр дучар ителгән.

548

Бөекләр дәвасын да, бәла-казасын да күрә килгән.

549

Әфазыйл – хәкимнәр; белем ияләре.

550

Вәли – хуҗа, башлык.

551

Лаикъдап – лаеклап.

552

Аса җөйрек – бик йөгерек.

553

Бөстан – гөл-бакча.

554

Язылган язмыш тактасы дигән тәхеткә.

555

Илтимас – үтенеч.

556

Сад-һәзәран – йөз-меңнәрчә.

557

Төсеп тормын – төшеп торам.

558

Мәзар – кабер, гүр, зират.

559

Сатылдым бер шом илнең базарына.

560

Һичбер кешедән хәбәр итү сүзе ишетмәдем.

561

Сунда да – шунда да.

562

Хибестә интизар буп – тоткында интизар булып.

563

Дананың ләфзы – белекленең сүзе.

564

Айтканды дип – әйткән иде дип, әйткәндер дип.

565

Нәзарың сал – күзеңне сал, яхшы мөнәсәбәтең күрсәт.

566

Кыйбласиде – кыйбласы иде.

567

Сүз полын – сүз бәясен (пол – акча).

568

Дат җогу – кер тию, тап йогу (тутыгу).

569

Бәләнд – югары, дәрәҗәле.

570

Саркыт – табындагы ризыктан өлеш; күчтәнәч.

571

Ташыйдыр сезнең дәүләт казаныгыз.

572

Багыңыз – бәхетегез (бакъ – бәхет).