Эчендә күп җолдыздың Чулпанымыз;
Тумагасы – көмешдән, турын – алтын,
Һиммәте бәләнд мәйдан шоңкарымыз[584].
Киләсең ата-затдан нәкыйс[585] булмай,
Һиммәтең поркуәт5+, дәүләтең – сай[586];
Дога кунып, кот җоккан[587] бер урын дип,
Ботакка пәнаһлаган[588] без торымтай[589].
Җәһәннәм хәрам булсын этеңезгә.
Килмәсен дошманларың битеңезгә,
Гыйнайәт[590] өстәлеңдәй бер умыртка
Ташласаң ни булады этеңезгә?
(…) 6+.
«Кыпчак эче карабалык карагызлар…»
Кыпчак эче карабалык карагызлар1+,
Зарына Акмулланың караңызлар,
Мине остап бирдеңез[591] дошманларга, —
Барчамыз Тәңре алдына барамызлар.
Ходаем сезгә бирсен изге таләб,
Мин тордым илеңездә Тәңре калап[592] 2+;
Хыянәт кылгандарың искә төшсә,
Җылаймын күңлем бозлып, кабат-кабат.
Булмады үпкә җазмай чарамыз да,
Ачу тотып чыдар хәл юк җарамызга;
Бигөнаһ[593] хыянәтләп саргайтдыңыз3+ —
Үкертсен тычкан төшеп сабаңызга4+!
Кем чыдар усы[594] төрле бәлаңезгә,
Агъзы нәҗес саускандай алаңызга[595],
Мондай эс[596] мөселманга казакъ кылмас,
Бәрәкалла сезде тапкан анаңызга!
Тел тиде барча ата-карагызга,
Барчыгар[597] яхшыңыз да араңызда;
Җәфаны кайсың кылса, шуңа әйтәмен —
Күкрәге кара майдан[598] караңызга.
Разыймын сезең ата-бабаңызга,
Күкрәге фирасәтле[599] данаңызга[600];
Тимәсә яхшылардан бер шәфәгать[601],
Хур булып усы арада[602] каламызма?!
Күп-күп сәлам, бәхил мин данаңызга,
Изге дога изге ата-бабаңызга, —
Кятибен[603] сорасаңыз – мин бер тоткын,
Акмулла5+ Труйски калаңызда.
«Йа Хода, юлыңда булсын…»
Йа Хода, юлыңда булсын
бу гъәзиз җаным фида,
Идәмен сиңа мөнаҗәт —
агъласын телем нида[604].
Мөстәгыйн[605] бел һәр урында
бәндәңи, әй солтаным,
Саклану бәйлә улырмы —
бәндә фәрмандин җөда[606].
Афтабең[607] нуры төшмәсә,
рәүнәкъ улмас[608] бу җиһан;
Сайрамас былбыл, әгәр булса
гөлестандин җөда.
Әй борадәр, нә сорайсың
бу әсирең халене? —
Сезгә салус[609] нисен әйтсен,
булса икърардин җөда!
Нә гаҗәб: пешкән йимешдин
татлыдыр бу йәш вакыт,
Аһ [мин] булдым сәшкәдәй[610]
кыйммәтле дәүрандин[611]