Подъезддан чыктылар. Җиләс һава. Аларны кичке салкынлык каршы алды. Аксыл болытлар арасыннан зәп-зәңгәр күк йөзе күренә, йолдызлар җемелди. Күңеле күтәренке егет кызны кочаклады, күтәреп алды. Кыз кайнар куллары белән, капыл искән җилдәй, аны муеныннан кочып алды. Бераздан Ирек Фәнирәне җиргә төшерде. Атлап киттеләр.
Бераз дәшми баргач, Ирек сорап куйды:
– Беренче мәртәбә Казанга килеп эләккәч, син нинди тойгы кичердең?
– Курыктым.
– Кемнән?
– Бөтен нәрсәдән. Монда машина, тавыш күп. Авылга җитми инде. Мин шәһәрне яратмыйм.
– Ә нигә киттең соң?
– Ә мин анда нишләр идем?
– Сездә тимер юл станциясе бар бит.
– Булса соң. Анда юньле эш юк, кара эш кенә.
– Ә совхозда?
– Сыер савучы булып эшләргәме?
– Ә нигә? Социалистик Хезмәт Герое булыр идең, – диде Ирек, елмаеп. – Депутат итәрләр иде.
– Мин монда да депутат була алам, – диде кыз.
– …һәм Герой дамы?
– Әйе.
– Син Герой-ана була аласың. Әйдә мин сине Герой-ана итәм.
– Балаларны үзең карарсың.
– Юк инде. Ә болай… күп кирәк түгел – икәү җитә. Беренчесе малай булыр, ярыймы?
– Синеке – әйе, ә минеке – юк.
– Ничек?
– Әле мин сиңа кияүгә чыгарга җыенмыйм.
– Вакыт инде. Сиңа егермеме?
– Булса соң.
– Аннан соң курка башлыйсың.
– Нигә?
– Кызлар уналты-унҗидедә кызыксыналар, беләселәре килә… Син дә шундый идеңме?
– Юк.
– Шулаймы? Ә нигә син миңа кияүгә чыгарга җыенмыйсың?
– Аның сәбәбе бар.
– Нинди?
Алар урамдагы эскәмиядә утыралар иде. Агач астында тыныч, сирәк кенә кешеләр үткәли, ләкин алар яшьләрне күрмиләр.
– Әйтмим, – диде Фәнирә һәм беркавым тынып торгач әйтеп куйды: – Минем холкым начар, талашырбыз.
– Без синең белән ызгышмабыз. Мәхәббәтнең кадере бетәр. Маяковскиймы, кемдер әйткән: «Любовная лодка разбилась о быт». Бүтән сәбәп бардыр?
– Соңыннан белерсең. Йә бөтенләй белмәссең.
– Мин фәкать чамалый гына алам яки соңыннан үзем белермен.
Кыз дәшми. Авыр сулый, нигәдер йөзен каплый.
– Может быть я нехорошая…
– Син нәрсә, ир-атлар белән элемтәң булдымы әллә?
– Юк, булмады. Но оказывается я не…
Фәнирә тагын йөзен каплады, елый ук башлады. Салкынча җил исеп киткәндәй булды, машина кычкыртты. Күктә ай калыкты һәм, ахыры ни белән бетәр икән дигәндәй, аларның сүзенә колак салып, бер урында катып калды.
– Кем әйтте? Врачлармы?
– Мин өч ел инде беләм. Медосмотр вакытында врачлар әйтте, – дип, кыз калтырана-калтырана елавында булды. – Андый булуымда мин гаепле түгел бит. Син, билгеле, ышанмыйсың. Алай булмый, дип уйлыйсың.
– Нигә? Булуы бик мөмкин. Мин ышанам.
– Юк, юк! – диде кыз, елый-елый.
Ирек, аны юатырга