Кызларның бүлмәсе җыйнак кына, пөхтәлек сизелә, җыештырылган, диварда фоторәсемнәр, өстәлдә чия, алма.
Ак косынка бәйләгән, аксыл чырайлы авыру кыз ятагыннан калкынды.
Фәнирә егеткә урын бирде. Ирек авыру кыздан:
– Хәлең ничек? – дип сорап куйды.
– Ярыйсы.
Һәм ул, егетнең дивардагы фотоларга күзе төшкәнен сизеп, урыныннан ук торды, халатын рәтләде, кулына тумбочкадан фотоальбом алды.
– Күрсәтимме? – дип, альбомны өстәлгә куйды. – Без унике көн походта булдык, үзебез ясаган салда йөздек… – Аның горурлыгы йөзенә һәм тавышына ук чыккан иде…
Фәнирә иптәш кызына паспортын, акчасын бирде.
Ул арада бу бүлмәдә яшәүче өченче кыз – Шура кайтып керде, кулында сумка. Ирек белән исәнләшкәч, ул Фәнирәгә дәште:
– Фая, алып кайттым, әйдә, салабызмы?
Фәнирә каушап калды, йөзе караңгыланды, егете барында бүлмәдәшенең шулай ярып салуын өнәмәде.
– Син нәрсә?
– Ярар, ярар, соңыннан, – диде бүлмәдәше һәм, Иреккә мәгънәле карап, астыртын елмайды. – Аңладым. Молчу как рыба.
Ул каядыр барырга җыена башлады. Үзләрен тәртипкә китерәсе – бизәнәсе-төзәтенәсе, киенәсе барын уйлап, кызларны уңайсыз хәлгә куймас өчен, Ирек, Ингага тизрәк савыгуын теләп, Фәнирәдән алданрак чыгып китте. Әлбәттә, ул йөргән кызының Шурага ничек ташланганын һәм ниләр әйткәнен ишетмәде.
«Фокус – покус» дигән фильм карап кайтканнан соң, тулай торак тирәсендәге бер йортның подъездына керделәр. Икенче каттан тавыш-гауга ишетелде: ир-ат сүгенүе, шап-шоп иткән аваз, хатын-кызның шәрран ярып акыруы, чинавы. Ире хатынын кыйный булса кирәк. Формадан булса, Ирек, бәлки, түзеп тора алмас, ишекләрен шакып кисәткән дә булыр иде, ләкин ул гражданский киемнән – тыкшына алмый. Яшьләр бүтән подъездга күчтеләр. Анда караңгырак иде, шулай да бер-берен күрәләр.
Фәнирә:
– Нәрсә турында уйлыйсың? – дип сорады.
– Синең турыда. Ә син?
– Берни дә уйламыйм, – диде Фәнирә, гамьсез булырга тырышып, ләкин җитди йөзе киресен белгертә иде.
– Алай булмый.
Гәптәшенә карамаска тырышып, кыз моңсу гына әйтеп куйды:
– Безгә кабат очрашмаска кирәк.
– Нигә?
– Аның өчен сәбәп бар, – диде кыз, уңайсызлануы, ләкин сүзен әйтеп бетермәгәнлеге сизелә, тавышы калтырабрак чыкты, үзе дә каушаган шикелле тоелды егеткә. – Ярар, бүтән вакыт. Мин хәзер булдыра алмыйм.
Ирекнең сөйләшүне ярты юлда калдырасы килмәде.
– «А» дигәч, «б»сын да әйт инде.
– Булдыра алмыйм, – диде кыз һәм, егет дәшмәгәч, бераз уйланып торганнан соң, кисәк кенә әйтеп куйды: – Берни дә юк. Мин болай гына әйттем.
– Алай булмый. Син мине кемгә саныйсың? – диде егет кырыс кына.
– Юк, берни юк. Юри генә…
Ирек:
– Сиңа уңайсыз, әйеме? – дип сорады. – Гадәттә, кызларның ике сәбәбе була: йә йөргән егете бар…
Кыз, «юк» дигәнне белдереп, башын селкеде һәм, Ирек сүзен дәвам иткәнче, үзе сорау бирде:
– Ә икенчесе?
– Икенчесеме?..