Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Рафкат Карами
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02905-6
Скачать книгу
җәяүләп Соцгород бакчасына киттеләр. Тимер юл күпере астыннан түгел, ә өстән генә чыгарга исәпләре. Уңда алма бакчасы, артта йортлар кала, ә сулда юл, арырак яшь агачлар, силикат заводы, ТЭЦ торбалары күренә.

      Тимер юл аркылы чыкканда, кыз:

      – Безнең өй тимер юлдан өч йөз метр гына, – дип искә алды. – Станция. Яшел ут, димәк, юл ачык.

      – Булмас, – дип, егет юри үртәде.

      – Чын-чын! Тимер юлчы баласы булып мин шуны белмәскә!.. Ә тимер юл артында урман, шомырт агачлары, алар яз көне ап-ак була.

      Аннары кыз гаиләсе турында сөйләп алды:

      – Әти Суслонгерда эшләгәндә, аның янына бардым. Вагончикта яши иде, аңа ашарга пешереп, керен юып тордым. Миңа әле унөч кенә яшь иде.

      – Булмасны, – дип, Ирек янә аны ирештерә.

      – Чыннан да шулай. Беренче балага эләгә инде. Мин бөтен эшне үзем эшлим. Әнием – сатуда, көнозын магазинда. Өйдәге эш минем җилкәдә, әле орышалар юньләп эшләмәсәң. Хәзер минем урынга сеңлем эшли инде, аңа да унөч яшь, акчаны ипи-шикәргә үзе тота. Әти кайтып сорый, әйтеп китә. Яшьтән өйрәнгәч, үзеңә рәхәт. Әнә хозяйканың кызы йомырка да кыздыра белми; кайсын башта салырга: йомырканымы, әллә майнымы – аптырап тик тора, моны бит биш яшьлек бала да белә, минемчә. Аңа бөтенесен әнисе әзерләп тора шул, керен дә юа, укысын гына. Ә кызы вакыт җитмәүдән зарлана.

      Күк йөзендә ай кызарып тора, тирә-юне алсу төстә, үзе ипи шишарасы кебек яссырак. Яшьләр бензоколонка яныннан үттеләр, скверга керделәр. Аның уртасында, биегрәк урындагы эскәмиядә ике пар утыра, бер егет яфраклы агач ботагы белән черки куа. Сквердан ялкау гына атлап баручы кызларның берсе эт җитәкләгән иде, ул кинәт ычкынып китте. Кыз-кыркын чыр-чу килә башлады, ләкин маэмай берәүгә дә тимәде.

      Фәнирә үзенең Казанга килгән чагын сөйли, алтмыш дүртенче елның декабрендә кеше үтереп йөрүче Ионесянны, хатын-кызны талап куркытып йөргән тагын берәүне тоткан чак икән.

      Шуңа ялгап, Ирек тә кайбер яшьләрнең тәртип бозуы, хулиганлык галәмәтләре хакында әйтеп үтте.

      Соцгород бакчасына керделәр. Репродуктордан җәйге кинотеатрда «На семи ветрах» исемле фильм күрсәтеләчәге турында игълан иттеләр. Ләкин яшьләр кинога кермәскә булдылар. Чөнки татар яшьләре җыела торган мәйданчыкта уеннар башланган икән. Ирек ерактан ук Габделнурны күреп алды. Дусты аягүрә көе генә баянда бию көе сыздырта иде. Түгәрәк уртасында зифа буйлы чибәр кыз бөтерчектәй бөтерелә. Ирек, Габделнур янына килеп, кул бирмичә генә исәнләште дә, түзмәде, Фәнирәгә әзерләнеп торырга кушып, түгәрәк уртасына кереп тә китте. Биюче кыз белән алар кара-каршы дәртләнеп-дәртләнеп биеделәр. Бераздан кызый аңа таба кулын сузды һәм алар әле бер, әле икенче якка әйләнделәр. Аннары биюче сылукай иптәш кызлары янына барып басты. Берничә минут очып-очып биегәч, Ирек Фәнирә каршына килеп, аны биергә чакырды.

      – Мин татарча бии белмим, – диде кыз һәм түгәрәккә керүдән баш тартты.

      Егет ялынмады, аптырап та калмады – янәшәсендәге бер ят кызны түгәрәккә дәште. Тегесе бик теләп риза булды. Беравык кара-каршы биеп, аның белән әйләнгәч, ул Габделнур янына килеп басты. Тагын бераз биеткәч, дусты баянын икенче бер музыкантка бирде, Ирек белән кул биреп күреште, Фәнирәгә