Ирек, ак диварга ымлап:
– Кремль эчендә казарма бар, Соцгород бакчасында күрешкән егет белән ике ай шунда хезмәт иттек, – диде. – Футбол карый идек.
Басмалар белән уратып алынган Спасс башнясы, Җәлил һәйкәле яныннан уздылар. Ленин урамыннан Бауманга төштеләр, «Родина» кинотеатрына билет алып, кызның элекке фатир хуҗасына киттеләр. Ашыга-кабалана көчкә әйләнеп килеп җиттеләр – сеанс башланды. «Таллинфильм» чыгарган «Письма, с острова чудаков» дигән фильм, җитмәсә, озайтылган программа, яртысын карагач, ташлап чыгып киттеләр, чөнки залда эссе, бөркү, шуңадыр кеше дә аз иде.
Җәяүләп кайтырга булдылар. Юлдан машиналар үткәли. Җилсез, бөркү кич, айны да болытлар каплаган. Дамба кырыендагы багана башларындагы лампочкалар суда кебек, юл буенча тезелгәннәр. Яр буенда утыручы парлар күренә. Су өсте караңгы, үзенә бертөрле карасу-зәңгәр. Еракта мотор тавышы ишетелде.
– Элек авылларда кино күрсәтәләр иде, – дип сүз башлады егет. – Аларның моторы кич белән клуб каршында тыкылдап утыра иде. Көймә моторы шуны хәтерләтте.
– Ә мин хәтерләмим.
– Сездә, бәлки, стационар булгандыр, аннары, мин бит синнән биш ел алданрак туган.
Ирек, кино башланганчы, сәхнә астында качып калуларын (чөнки билет алырга акча юк), киномеханикның, фильмны туктатып, малайларны куып чыгаруын, ә аларның ничек үч алуларын – моторны сүндерүләрен сөйләп көлдерде.
Моторлы көймә артыннан дулкын күтәрелә, аларда ут чагыла. Ераккарак күз салсаң, кая карама утлар балкый, торбалардан төтен чыга – шәһәр үз гаме белән яши, тормыш-тереклек итү бер генә минутка да тукталып тормый.
Ирек белән Фәнирә дә хәрәкәттә – салкынча су буена төшеп бераз утыргач, дамбага менеп, «Рабочий» тукталышына кадәр җәяү бардылар да трамвайга утырдылар.
– Иртәгә өйгә кайтам, – диде кыз, трамвайдан төшеп, беравык дәшми баргач. – Хозяйканы да чакырдым кунакка.
Ул кинәт абынды – егет чак тотып өлгерде.
– Аягың авыртамы?
– Юк.
– «Ашыгыч ярдәм» чакырыйммы? – диде Ирек, көлеп. – Юкса еларсың.
– Еламыйм, – диде кыз һәм егетне култыклап алды. – Әтине чәнчегәч тә еламадым.
– Ничек?
– Күрше чәнчегән. Мин клубта идем, бер малай килеп әйтте. Бер мәлгә аңсыз тордым, аннары йөгердем. Ә аны паровоз белән алып киткәннәр иде инде. Өйгә кайттым. Сеңлем елап утыра, ә мин елый алмыйм, бугазда төер. Әти янына көн саен бардым.
– Ә ни өчен кадаган?
– Күрше үз хатыны белән сугышканда, әти аралаган. Әти утыртмады инде, жәлләде, юкса…
– Әйе, йөз дә тугызынчы статья буенча өч ел чәпәрләр иде, – диде Ирек, РСФСР Җинаятьләр кодексын исенә төшереп. – Йөз дә сигезгә дә тартуы ихтимал иде, анда сигез елга хәтле каралган…
– Икенче вакыт клубта бер егетнең пычагын алдым, үземнең кулым җәрәхәтләнде, – диде Фәнирә