– Син гусьның татарча каз икәнен белмисеңме әллә? – диде.
Икенче вакыт ул мастер Зайцевны Куянов дип, прораб Бородинны Сакалов дип сорады. Беренче карашка кырыс, хәтта усал ук дип әйтерлек менә шушы, кем әйтмешли, тояк суы эчкән кеше ни хикмәттер Габделнурны якын итте, олы башын кече итеп, күргән саен укуы, тормыш-көнкүреше белән кызыксынды. Егет моны абзыйның кайчандыр нефть чыккан якларда эшләве, аны якташ сыманрак якын итүе (гәрчә тумышы белән Шәйгазамов бүтән төбәктән булса да) дип аңлады. Ләкин ул соңрак моның төбе бүтәндә, тирәндәрәк – аның тарих бүлегендә укуы икәненә төшенде.
Бүген дә Шәйгазамов, конторда Габделнурны күргәч, егетнең сәламләвенә җавап итеп, әүвәл кул биреп исәнләште һәм укуы белән кызыксынды:
– Габделнур, син ничәнче курста әле, дүрттәме, биштәме?
Гәрчә абзый бу сорауны беренче мәртәбә генә бирмәсә дә, үзеннән өлкәннәргә каты бәрелергә күнекмәгән егет төгәл җавап кайтарды. «Олы кеше бит, бәлки, оныткандыр, – дип уйлады ул. – Әллә юри сорыймы?»
Бәләкәй чакта бер агай, аны урамда күргән саен туктатып, һаман:
– Син кем малае әле? – дип сорый иде.
Габделнур үзенең кем баласы икәнен, әтисенең исемен әйтә:
– Галләм малае!
Шуннан агай:
– И олы тел, ул синең яшьтәшеңме әллә, Галләм абый, дип әйт, – ди дә мәзәгеннән тәм табып, мыек астыннан гына елмаеп китеп бара.
Ә Габделнур аның артыннан:
– Әти кеше абый булмый инде, – дип кычкырып кала иде.
Шәйгазамов Габделнурны бүлмәсенә дәште. Солтангир Габсалиховичның эш урыны конторның беренче катында урнашкан җыйнак кына бүлмәдән гыйбарәт иде. Ике өстәл, сейф, урындыктан тыш монда пыялалы шкафлар да бар, аларның киштәләре төрле-төрле китаплар, брошюралар белән тулы. Диварларда куркынычсызлык кагыйдәләре язылган рәсемле плакатлар эленеп тора. Бер генә булса да, тәрәзәсе зур, бүлмә эче хуҗасының йөзе кебек якты.
– Утыр, – диде хуҗа, егеткә урын күрсәтеп.
– Рәхмәт!
– Син тартмыйсың бугай?
– Юк.
– Бик әйбәт. Мин дә ул агуны йотудан азат. Чәй эчмисеңме?
– Юк, Солтангир абый, рәхмәт!
Шәйгазамов күзлеген салды, дүртпочмаклап бөкләгән ап-ак кулъяулыгы белән чистартып, яңадан борын өстенә элде. Аның борыны шактый мулдан – тотрыклы, кашлары салына башлаган, күзләре ягымлы, чиста итеп кырынган яңаклары эчкә батмаган, әмма бик тулышып та тормый, куллары зур, ул – эре сөякле, яше шактый булса да, энергиясе ташып торган әле сыендагы ир кеше.
– Габделнур, сез анда Алтын Урда, Болгар дәүләте тарихын өйрәндегезме?
– Өстән-өстән генә.
– Безнең чын тарих шуларда. Казан ханлыгы ул әле соңрак. Хәер, сезгә урысныкы гына керәдер шул. Миндә берничә кызыклы китап бар.
– Бездә «Татария тарихы» дигәне булды, икенче курста, бер семестр. Китаптан укып тапшырдык.
– Һәй, энекәш, кәгазь барысын да күтәрә ул: чынын да, ялганын да. Ә сез укыган китапта чын дөресе