Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Разиль Валеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02888-2
Скачать книгу
чытырдатып йомды. Ул нидер уйларга, нәрсәдер исенә төшерергә тырышып көчәнде. Ләкин бер әйбер дә хәтергә килмәде: бар дөнья, бөтен истәлекләр, барча дуслар һәм якын кешеләр урыннарыннан купканнар да, бергә җыелып, өстән, күктән, тын гына, сүзсез генә карап торалар төсле.

      Рифкать соңгы мәртәбә як-ягына күз йөртеп чыкты. Аның тирәсендәге боҗра кысылганнан-кысыла бара иде. Алда һәм ике якта – десантниклар, артта – командирлар. Ул, граната ыргытырга урын эзләгәндәй, аптыраудан күккә күтәрелеп карады. Анда кайнап, ярсып, әллә нинди коточкыч кыяфәтләргә кереп, болытлар актарыла. Кинәт кенә аның күккә күтәрелеп китәсе, шул болытлар арасына кереп адашасы, югаласы килде. Шулчак тамак төбендә буылып торган утлы дулкын, әкрен генә юл ярып, баш миенә тула башлады һәм тиздән аның башы утлы тубалга охшап калды. Рифкать инде берни күрми дә, берни сизми дә иде. Бары тик кайдадыр, күңел түрендә генә әйтеп-аңлатып булмый торган үпкәләү һәм аптырау, ачу һәм үҗәтлек катыш бер хис туып килә. Ул, бөтен тирә-юньне, иксез-чиксез даланы, бар дөньяны яңгыратып, нидер кычкырырга теләде, ләкин кирәкле сүз табылмады, тамак төбеннән ыңгырашуга охшаган «аһ» авазы гына чыкты. Онытылып торган йөрәк тагын уянды, тагын атылып-атылып тибәргә тотынды, салкын граната, кызганнан-кыза барып, уч төбен, бармакларны көйдерде. Рифкать җан ачуы белән кулын суырып китерде дә күкрәгенә кысты һәм, кемнәндер гафу үтенгәндәй, җиргә тезләнде. «Хәзер! Хәзер!» – дип пышылдады ул. Йөрәге бөтен гәүдәсен селкетеп тибә, бөтен дөньяда шул йөрәк тибешеннән башка бернәрсә дә юктыр кебек. Яңгыр суы бит буйлап ага. Әллә күз яшьләре инде? Юк, ул елый алмый, аның күңеле каткан, бары тик баш миенең бер почмагында гына сөенечкә дә, горурлыкка да охшаш бер юләр уй кисәге генә шарчык төсле тәгәрәп йөри. Ниндидер куркыныч нәрсә буласын сизенгән, шуны туктатып калырга, булдырмаска тырышып та көченнән килмәгәнен аңлаган табигать елый, болытлар елый, өстәгеләр елый.

      Кинәт, караңгы күкне чәрдәкләп, яшен яшьнәгәндәй булды, җир гөрселдәде, аяк астындагы дала бер якка таба шуышып китте дә томан арасына кереп юкка чыкты. Рифкать бермәл, һичнәрсә аңламыйча, һавада асылынып торды, аннары салмак кына каядыр аска, төпсез упкынга төшә башлады. Төшкән саен дөнья караңгылана барды, күз алдында бөтерелеп торган утлы шар сүнде, колаклардагы гөрселдәү шавы тоныкланды…

17

      – Дусларың килгән.

      Рифкать табибәнең упкын төбеннән килгән тавышын ишетә, ләкин җавап бирергә кирәкме-юкмы икәнен аңламый, күзләрен күтәреп карамый, аңа хәзер тирә-юньдәге бар нәрсә буталган, үзенең элекке әһәмиятен, мәгънәсен югалткан кебек тоела, әйтерсең ул моңа кадәр аңына килә алмыйча, үлем исереклеге белән саташып яткан да менә кинәт кенә үзенең ни эшләгәненә, нинди хәлдә калганына төшенгән иде.

      – Дусларың килгән, Рифкать…

      «Ә мин монда әллә ниләр искә төшереп, хыялланып ятам, – дип уйлады Рифкать. – Бөтенесе беткән, бөтенесе артта, граната шартлавы артында калган инде. Хәзер… бары тик саубуллашып кына була… Хыяллар… Кирәк түгел. Дуслар да… саубуллашырга