Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Разиль Валеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02888-2
Скачать книгу
иң төп нәрсә— Рифкатьне бөтен солдатлардан аерып, берничә секунд эчендә әллә кая өскә, югарыга күтәреп куйган вакыйга турында сөйләшүдән күрәләтә качарга тырышалар, гүя, шулай итеп, бу турыда бөтенләй онытырга уйлыйлар иде. Ләкин Юраның бүтән түземе калмады.

      – Граната шартлар алдыннан мин синең янәшәңдә үк идем. Барысын да күреп тордым, – диде ул үзенең гадәти, җырлап чыга торган сузынкы тавышы белән.

      Салкын суда бер чирканчык алган шикелле, егетләрнең дә куркулары бетте. Вагыйз карават башына таянды.

      – Ә мин күрмәдем, мин алда идем, – диде ул.

      – Мин артта калганмын. – Монысын Илдус әйтте.

      – Граната шартлавын ишеткәч, борылып карасам…

      – Мин граната шартлавына да игътибар итмәдем, быргы авазы яңгырагач кына туктадым.

      – Быргыны ничек кулга алуымны да, ничек «отбой» уйнавымны да юньләп хәтерләмим.

      – Юраның «отбой» уйнавы булды, бөтен солдатлар туктап калды. Бөтенебез дә синең янга йөгердек. Син инде… аңсыз ята идең. Командир белән табиб башыңны бәйли. Аннары сине алып киттеләр. Ә без тагын «атакага» күтәрелдек.

      Әле генә граната вакыйгасын искә төшерергә дә куркып торган егетләр, урмандагы күккә ашкан зифа агачны екканда кызганып та, өйгә алып кайткач, аңа инде табигать бизәге дип түгел, ә утын итеп караган, хәзер инде аның җылысыннан ләззәт тапкан агай кебек, хәрби өйрәнүләр вакытында ниләр булганын, кичә-бүген частьта Рифкатьнең исеме телдән төшмәвен бер дә тартынмыйча, хәтта иркенләп үк диярлек сөйләргә тотындылар. Шулай итеп алар, үзләре дә сизмәстән, палатага җан керттеләр, матур ялганга охшаган юату сүзләре томан сыман таралды, тирә-юнь яктырып киткәндәй булды.

19

      Тәрәзә артындагы сәрви куаклары караңгылык кочагына кереп чумгач, Рифкать үзенең ак палатасын кара төн диңгезе буйлап йөзүче корабльгә охшатты. Диңгездә давыл купкан. Ул, корабын дулкыннарга каршы куеп, зилзилә белән көрәшкән, рубкасыннан чыкмаган. Һәм, ниһаять, диңгез тынычлангач, каютасына кереп егылган. «Каюта…» – дип көлемсерәде Рифкать. Бераз тын торгач: «Саша», – дип көрсенеп куйды. Ул, беренче тапкыр күргәндәй, палатага күз йөртеп чыкты. Өстә – кайгыдан арына алмаган кеше маңгае төсле җыерчыкланган саргылт түшәм. Каршы як стенада— дүрт кнопка белән беркетелгән олы гына плакат. Анда ике кеше сурәте ясалган. Берсе авызына пычрак алма капкан, үзе дә бик шапшак. Яшькә яшь булса да, бөкресе чыккан, гәүдәгә бетәшкән. Ә икенчесе кран астында җиләк-җимеш юып тора. Анысы – Алып батыр сыман таза, йөзләре алсуланып тора. Плакат астына шигырь белән болай дип язылган:

      Яшим дисәң йөз яшьне,

      Юып аша җимешне!

      Рифкать плакатка озак карап тора алмады, качарга теләгәндәй, күз карашы белән стена буйлап йөгереп китте. Ләкин палатада күз нуры төшәр урын, күз карашы туктап ял итәрлек урын юк иде. Аптырагач, ул, чыгар урын эзләгәндәй, тәрәзәгә таба текәлде һәм, анда караңгы төннең чекерәеп торган олы күзләре белән очрашкач, йөзен читкә борды.

      Йомшак чүәкләре белән акрын гына атлап,