Ә имтиханнарны биреп бетергәч, күңелендә бушлык сизде ул. Нишләргә, кая барырга? Әнфисә, ГПТУга керәм, ди. Аның йөрәге каядыр атлыга, ярсый, ләкин кая икәне билгесез. Әнисе укырга керергә кыстый, укымаган кешегә сан юк хәзер, дип тә карый. Әтисе теге якка да, бу якка да кистереп сүз әйтми. Ә Рифкать көче ташып торган әзмәвердәй гәүдәсе белән тагын кысан парта арасына кереп утыруны күз алдына да китерә алмый, ул, көтүдән аерылып, үз иркенә чыккан тай кебек бертуктаусыз чаба да чаба, тәртә арасына керер алдыннан соңгы тапкыр уйнап калырга ашыга кебек. Аның инде күңел түрендә ныгытып куйган уе да бар, ләкин хәзергә бу турыда берсенә дә әйтми. Чөнки өйдә: «Малаебыз кем булыр икән, кайда урнашыр икән?» – дип, әти-әнисенең ләззәтле борчылу белән табын янында сөйләшкәнен тыңлау аңа әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә иде. Август ахырына хәтле шулай яшьлек иләслегенә бирелеп йөрде дә көннәрдән бер көнне серне ачарга булды.
– Әнкәй, мин монтажлау идарәсенә язылып кайттым. Өйрәнчек слесарь итеп алалар.
– Һе-е, – дип аптырап карап торды әнисе.
Рифкать бу «һе-е» нең хуплаумы, әллә өнәп бетермәүме икәнен төшенмәде, шуңа күрә, акланган шикелле, тиз-тиз аңлатырга тотынды:
– Киләсе елга барыбер армиягә китәсе. Азрак эшкә өйрәнермен. Беренче эш хакыннан сиңа менә мондый зур бүләк алып кайтырмын.
– Анысы өчен рәхмәт. Слесарь дисеңме әле?..
– Әйе.
– Нигә, бик яхшы һөнәр, – дип сүзгә кушылды әтисе. – Малайның тимер-томырга кулы ятып тора.
– Шулай да бит…
– Кайгырма әле юкка, әнкәй, менә күрерсең, армиядән кайткач та укырга керермен. Ә хәзергә эшче класс булып карыйк. Менә син үзең ярты гомереңне шахтада эшләгәнсең, хәзер – маляр. Исемеңне гел мактап телгә алалар.
– Безнең заманасы бүтән иде, укырга җай чыкмады, ә хәзер бөтен нәрсә җитеш бит.
– Генетика дигән фән белән таныш түгел бугай син, әнкәй. Менә шул фән әйтә, бер нәсел кешеләренең холык-гадәтләре, төс-кыяфәтләре – бөтен нәрсәсе буыннан-буынга күчеп йөри, ди. Димәк, телисеңме-теләмисеңме, син әллә кайчангы бер бабаңа охшаган булып чыгасың. Ә безнең нәсел, белгәнеңчә, эшчеләрнең бер чылбыры, табигать законының табигый бер чагылышы булып чыга.
– И-и, әллә нинди сүзләр белән баш болгатып утырасың инде. Алма агачыннан ерак төшми, охшасаң охшарсың икән…
– Миргазиз картка, – дип йомгаклады әтисе.
Рифкать, уйларыннан арынып, тагын күзләрен ачты. Кич җитә бугай, кояш нурлары сүрәнләнгән, палата да тоныкланып, бәләкәйләнеп калган сыман. Ята торгач, бик кызык уен уйлап тапты бит әле ул: тели икән, күзләрен генә йома да шунда ук әллә кайдагы кешеләр янына барып чыга, алар белән сөйләшә, күңел юата, тели икән, күз кабакларын гына күтәрә дә мең чакрым ераклыктагы палатага кайтып төшә. Тора-бара бу уен белән шундый мавыгып китте ки, ул хәтта янына килгән кешеләр кереп чыгуын да сизмәде,