Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Разиль Валеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02888-2
Скачать книгу
чыга бара, ул да алар белән бергә сөенә, аның да җаны талпына башлый. Вагыйз бөтенләй кызып китте, ул пышылдавын онытты, шау-гөр килергә тотынды, аннары кинәт кулын җәеп җибәрде.

      – Ә-әй, егетләр, оныттык түгелме соң? Рифкатькә күчтәнәч алып килдек бит без. Кая әле, Илдус.

      Илдус урындыктагы төргәкне сүтеп җибәрде.

      – Бу шафталларны ашасаң, терелмәс җиреңнән терелерсең, – дип тезеп китте Вагыйз. – И-һи, безнең якта инде ул шафталлар— телеңне йотарлык. Менә өйгә генә кайтыйм…

      – Кайтырсың да безне онытырсың әле, – дип, юри генә үпкәләгәнгә салынып, Тансык аның сүзен бүлде.

      – Минме онытам, минме!

      Шулчак Юра да сүзгә кушылырга булды:

      – Әйдәгез, егетләр, хәзер үк килешеп куябыз, – диде ул. – Армиядән кайтып, бер ел узгач, отпускны бергә туры китереп алабыз һәм кайда да булса очрашабыз. Мәсәлән, беренче ялны бөтенегез дә миңа кунакка килегез, Ярославльгә. Мин сезгә шәһәрне күрсәтермен, безнең шәһәр бик борынгы ул, һәр йорты музей кебек, хәзерге шырпы каплары түгел. Ә безнең кызларны күрсәң, кызларны…

      – Кызлар кайда да бар ул, – дип исе китмичәрәк кенә сүзне ялгап алып китте Илдус. «Шырпы кабы» дигәнгә бераз күркәсе кабарды бугай аның.– Безнең Түбән Каманы Яшьләр шәһәре дип йөртәләр. Менә безгә килеп карагыз әле! Урамнары болын шикелле – үзе киң, үзе ямь-яшел, кырыенда гына— Кама, Кама буенда исәпсез-сансыз күлләр, нарат урманнары, химкомбинат белән ике арада – оҗмах бакчалары төсле алма бакчалары…

      – Һи! Рәхәтләнеп атта чабарлык даласы да булмагач, нинди җир ди ул? – Тансык, атта чапкан сыман итеп, ике кулын җәйде. – Чабасың-чабасың, ә даланың очы да, кырые да күренми. Аннары озын итеп сузып җырлап җибәрәсең. – Ул онытылып җырлый да башлаган иде, ләкин барысының да уңайсызланып, аңа карап торуын күреп, кисәк туктап калды.

      – Җыр-ла… җыр-ла… – диде аңа, Рифкать, өзеп-өзеп.

      – Юк… гафу итегез, мин… онытылып киткәнмен. Сагындырган… шуңадыр.

      – Җырла, Тансык, әкрен генә җырла, беркем дә ишетмәс.

      – Ялындырма инде!

      Ләкин Тансыкның күңеле утырган иде инде.

      – Алайса, әйдә, үзебезнең җырны җырлыйбыз! – дип, Илдус Рифкатьнең баш очына ук килеп басты. Рифкать, «әйдә» дигәнне аңлатып, күз кабакларын селкетте.

      Утларга да бер керербез әле,

      Без менәрбез әле күкләргә.

      Солдат булу безгә кыен түгел,

      Риза булса кызлар көтәргә.

      Илдус, Рифкатьнең җырга кушылмавын, дөресрәге, кушыла алмавын күреп, ничек башласа, шулай капыл туктады да: «И-и-их!»– дип сузып куйды.

      – И-их, кайткач…

      Барысы да, әллә инде туган якларына кайткач нәрсә эшлиселәрен уйлап, әллә җыр моңыннан тәэсирләнеп, тын калдылар. Кичке кояш нурлары идән буйлап шуышып килделәр-килделәр дә кыяр-кыймас кына Рифкать янына, караватка үрмәләделәр. Алсу яктылыктан күзләр чагылды, палата сихри төскә керде, егетләрнең йөзенә ут капкандай булды. Алар, күзләренә кояш нуры төшмәсен дип, кулларын каш өстенә кыйгачлап куйдылар. Вакыт үткән саен тынлык көчәя барды,