– Булдырдыгыз, егетләр! Һавада вакытта ук ут ачып, сез «дошман» ның алгы позициясендә торган шартлы көчләрен чигенергә мәҗбүр иттегез. Ләкин «дошман» мәкерле, бик көчле. «Дошман» көньяк-көнбатыш яктан һөҗүм итеп килә, ул бик нык коралланган. Без хәйлә белән аның тылына үтеп керергә һәм җитәкчелек итү пунктын кулга төшерергә тиеш. Башка батальоннар, манёвр ясап, «дошман» га һич көтмәгәндә китереп бәрәчәкләр, ә без, бөтен ударны үзебезнең өскә алып, турыдан һөҗүм итәбез! Десантниклар, алга!
Солдатлар береткаларын батырып киделәр дә алга таба иелә төшеп йөгереп киттеләр. Җил бар көче белән гәүдәне артка этә, автомат көпшәсенә кереп, ачы тавыш белән сызгыра, күзләрдән яшь чыгара. Аяк асты тайгак, үзле балчык ябышып, күн итекләр күтәрә алмас хәлгә килде, җитмәсә, бер булгач булсын дигәндәй, йөзгә бәреп, яңгыр сибәли башлады.
Иртәнге хозурлыктан соң кинәт купкан бу мәхшәр шундый да урынсыз һәм гаҗәеп тоела, әйтерсең табигать бүген күкне аяз итим, дөньяны ямьләндерим, урман-болыннарны, басу-кырларны сөендерим дип, изге ният белән офык капкасыннан кояшны тәгәрәтеп җибәргән дә, күз алдында төтен бөркеп, тирә-юньне дер китереп очучы самолётларны, исәпсез-хисапсыз болыт ертыгына охшаган парашют гөмбәзләрен күргән, һәм, мин сезгә яхшылык теләгән идем, ә сез аңламадыгыз, мәгез инде алайса, күрмәгәнегезне күрегез дигәндәй, котырынырга, бөтен патшалыгын пыран-заран китерергә тотынган.
Солдатлар чылбыр булып як-якка сибелеп йөгерәләр. Командир арткарак калган солдатларны дәртләндереп кычкыра, шаян сүз әйтеп ала да кинәт кенә усал һәм таләпчән тавыш белән сөрән сала: «Чылбыр! Чылбырны өзмәгез!»
Рифкать чылбырның уртасында, юл буйлап бара. Танклар, машиналар йөреп, юл инде саз боткасына әйләнгән, урыны белән хәтта күн итекнең кунычы да күренми. Командир аның хәлен аңлый бугай, бер сүз дә эндәшми, бары тик ара-тирә янәшә үк килеп, бергә йөгереп бара да, аны үз урынына калдыргандай, тагын чылбыр читенә китә. Өйрәнүләргә әзерләнгәндә үк, берничә солдатны җыеп: «Сез полкта физик яктан да, мораль яктан да – кыскасы, бөтен яктан да иң әзерлекле солдатлар. Шуңа күрә өйрәнүләр вакытында бүтәннәрне үз артыгыздан ияртергә, иң кыен җиргә башлап керергә тырышыгыз. Десантниклар өчен иң кирәк нәрсә: физик көч, теләсә нинди шартларда да югалып калмау, тиз ориентлаша белү һәм рухи яктан нык булу. Мин сезгә ышанам!» – дигән иде командир. «Сезгә ышанам, – дип, эчтән генә кабатлады Рифкать. – Менә ни өчен миңа сүз катмый икән ул».
Инде манёврга киткән батальоннар да күптән күренмәс булды, аяклар кайнар суга тыккан шикелле кызышты, бөтен тәннән пар күтәрелә башлады. Ә «дошман» юк та юк. Ниһаять, командирның кырыс тавышы яңгырады: «Туктарга! Унбиш минутлык ял».
Ләкин тирә-юньдә ышыкланырга, җилдән качып сыенырга, баш төртергә ник бер агач, ник бер куак булсын! Әллә нинди җанвар авазлары