– Мә, Рөстәм, – диде ул, бүреген аңа сузып. – Миңа барыбер кирәк түгел. Картлар әйтмешли, ашау байдан, үлем Ходайдан анда.
– Кирәк түгел, кайткач киярсең.
– Кайткач, малай, тагын да затлырагын алырбыз. Мә, минем төс итеп киярсең.
Алар гитара уйнап, кочаклашып, таңга кадәр Түбән Кама урамнарын әйләнделәр. Йокыларыннан уятмыйк дип, Әнфисә белән чышын-пышын сөйләшә-сөйләшә ишекне ачсалар, борыннарына коймак исе бәрелде, кухнядан таба чыжлавы ишетелде.
– Кайттыгызмы? – Әнисе, онлы кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, аларга каршы чыкты.
– Пинжәгең кая? Әллә хулиганнар салдырдымы? – дип, күлмәкчән генә торган Рифкатькә карап алды. – Әллә…
– Борчылма, беркем дә бәйләнмәде. Бирдем мин аны.
– Кемгә бирдең?
– Кемгә булса да барыбер түгелмени, – дип, Рифкатьне якларга ашыкты Әнфисә.
– Бирдем дип… Әйбер кызганудан түгел… Кайтмаска китмисең бит… Әйбер кеше шикелле бит ул, кайтканыңны көтеп торыр иде. Көтәр әйберсе күбрәк булган саен тизрәк кайта, ди, адәм баласы. И-и улым… – дип сукранды-сукранды да әнисе кухнядан тәлинкәсе белән коймак алып чыгып өстәлгә куйды. – Ашагыз, ачыккансыздыр.
Рифкать бу бөркеп торган тәлинкәгә үрелде, ләкин, коймакка кагылуга, бармагына ут капкандай булды, ул үрсәләнеп кычкырып җибәрде:
– Кайнар!
– Нәрсә дисең, улым?
…Күзләрен ачса, бернинди өй дә, әнисе дә, коймак та юк, бары тик акшарланган буш стеналар да ап-ак түшәм генә.
– Нәрсә кайнар? Башыңмы?
Шундый рәхәт, татлы уйлардан бүленеп, газаплы, борчулы дөньяга кайтканы өчен, Рифкатьнең җен ачулары чыкты, ләкин үзенең кайда икәнен аңлагач, шушы шыксыз палатага ямь биреп торган таныш йөзне күргәч, күңеле тынычланды. Ул дәшмәде, аның өзелеп-өзелеп җылы өйләренә, уйларында гына булса да әнисе янына кайтасы, тубалдай зурайган, утлы шарга әйләнгән башы белән әнисенә сыенасы килә иде. Ләкин күпме тырышса да, әлеге уйлар төш кебек бик еракта калган, таралган, юкка чыккан иде инде. Табибә апа палата түрендә үзенең инструментлары белән әвәрә килә: берсен ала, икенчесен куя, суга сала, мамык белән сөртә. Нәкъ әнисе кухняда кайнашкан кебек. Ләкин монда төчкелтем коймак исе урынына, борынын ярып, күңелен болгатып, дару исе килә.
Бер карасаң, бигрәк гади дә инде бу дөнья. Кеше туа, үсә, тегеләй итәм, болай итәм дип хыяллана, дуслар таба, әллә кемнәр белән бозылышып бетә, тагын татулаша. Шулай шау-гөр килеп яшәгәндә, кинәт кенә үлә дә китә. Нигә мәңгелек түгел икән соң бу адәм баласы? Карга булып, бернинди максаты, олы хыяллары булмаган гап-гади карга да йөз ел яши, диләр. Анысы, үлем бөтенләй булмаса, яшәүнең дә кызыгы бетәр иде. Кеше нәрсәдән булса да куркырга тиеш. Кайчан да булса үләсен, мәңге яшәмәсен белгәнгә күрә дә эшләнәсе эшләрен тизрәк эшләп, хыялланасы хыялларны хыялланып бетерергә ашыга ул. Ә мәңгелек булса, түшәмгә төкереп тик ятар иде. Ялкау кеше үлемгә ышанмыйдыр ул. Ләкин үлем мәрхәмәтсез… Ул, урам хулиганнары шикелле, һич көтмәгән җирдә сагалап тора да якаңа килеп ябыша. Бу дарулар белән генә кешене терелтеп булса… Медицина хәзер теләсә нәрсә