– Хәзер, шприцлар гына әзер булсын да, сестра сиңа кан бирәчәк, – диде табибә, Рифкатьнең маңгаена суланган салкын чүпрәк куя-куя. – Унбер егет каны кергәч, баһадирның баһадиры булырсың инде. Егетләре дә нинди бит әле. Әзмәверләрмени!
Табибә ишектән чыгуга, кинәт кенә Рифкатькә рәхәт булып китте. Илдусны гына үпкәләтте бугай. Ни әйтсәң дә якташ бит. Якын итеп килгән. Теге вакытта Саша турында дөрес әйтмәде әйтүен. Үзгәрер әле. Гел «әйе, әйе» дип кенә тормас. Тормыш өйрәтә ул. Донор егетләр хәзер шәһәрдә йөридер инде. Терелеп чыккач, алар белән бер җыелып утырырга иде. Моңа кадәр кешеләрне аңлап бетермәгән икән ул, кешеләрнең кадерен белмәгән. Аннары, солдатта күп нәрсә приказ белән генә эшләнә бит. Җылы сүз бик тансык ул солдатка. Бергәләп увольнениегә чыгарлар. Бу тирәнең табигате безнең якныкы шикелле үк матур түгел лә. Шишкин урманнарын, Кама ярларын, Вятка болыннарын күрсәтергә иде аларга. Чыннан да, алар хәзер Рифкатькә кан кардәшләр шикелле. Яз көне ул да донор булган иде бит. Кан биреп чыккач, шәһәр буйлап йөрделәр. Мондагы халык гел бүтән икән, сөйләшүләре дә үзләренчә. Колак салып тыңлагач, кайбер сүзләре аңлашыла да. «Әллә татарлар инде», – дип уйлады Рифкать. Хәтта бер кызга сүз дә катты. Тегесе горур булып чыкты: башын өскә чөйде, җавап кайтармады. Читтәрәк торган кара чәчле, каратут йөзле апа белән абый да курыккан сыман кабалана-кабалана, кызларын ашыктырдылар.
– Әй, агай, әллә безнең яктанмы сез? Таныш булыйк, мин – Татарстаннан. Телегез аңлашыла, шуңа әйтәм, – дип эндәште Рифкать.
Агай артка борылып карады да: «Җир йөзендә бар адәмнәр дә бер-берсенә туган. Шуны аңлаучы гына юк», – дип китеп барды.
– Безнең халыкны, солдат халкын бик өнәп бетерми алар, – дип аңлатты прапорщик. Ул үзе Казан тирәсеннән, шуңадырмы, Рифкатьне үз итә иде. Буе ике метр булыр, куллары утын яра торган үтмәс балтага охшаган. Балта диярлеге дә бар шул, кулы белән бер сугуда кирпечне сындыра ул.
– Ә нигә өнәп бетермиләр?
– Солдат халкы бик шаян бит, бер дә тик тормый. Ә монда кызлар чибәр!
– Нинди халык соң алар?
– Кем икәннәрен дә белмәссең. Бик күп алар монда. Ну эшчән дә халык инде үзләре. Шушы ком даласында оҗмах ясап куйганнар бит. Оҗмахның берәр хур кызы белән танышасың килмиме соң, якташ?
– Белмим…
– Ниткән «белмим» ул тагын? Киләсе увольнениедә, күр дә тор, таныштырам берсе белән.
Алар, шәһәр урамын иңләп, көлешә-көлешә күл буена төштеләр. Күл бик зур, Вятка киңлеге булыр. Чишенеп суга кергәч, Рифкать борылып карады. Яр башында, экскаватордан башын тыгып, әтисе карап торадыр шикелле иде аңа. «Әти, сиңа нишләп Шәфкать исеме кушканнар?» – дип сораган иде ул аннан бер тапкыр. «Кем белгән инде аны, улым? Аны-моны уйлап тормаганнар, тотканнардыр да кушканнардыр». – «Юк-юк, алай булмый инде». – «Нигә дип, шәфкатьле булсын дигәннәрдер. Миргазиз бабаң бик нечкә хисле, бала күңелле кеше иде. Шул кушкандыр.