Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04251-2
Скачать книгу
Тагын да әйбәтрәк. Барыгыз, култыклашып әнә теге урыннарда йөреп торыгыз. Мин сызгырган тавышны ишетүгә, чабышып монда килерсез. Зинһар өчен, нигә дип сорамагыз. Уңышлар телим.

      Заһир белән Тәнзилә чыгып китә. Гомәр басма өстенә кереп аякларын бөкләп утыра да гитара чиртә. Ризван керә.

      Ризван. Низамны тапмадыңмы, Гомәр?

      Гомәр. Таптым бит, әй.

      Ризван. Кайда?

      Гомәр. Палаткада йоклап ята.

      Ризван. Булмас.

      Гомәр. Булган шул менә. Сиңа да вакыт. Каңгырып йөрмә.

      Ризван. Хәзер кайтам. Гомәр, сез миннән көләсез, әйеме? Юморны аңламый, дисез. Беләсеңме, бүген мин юмор сүз уйлап чыгардым.

      Гомәр. Яле, яле?..

      Ризван. Басмасы бар, Әсмасы юк.

      Гомәр. Ничек, ничек?

      Ризван. Басмасы бар, Әсмасы юк. Уңышлы юмор бит, әйеме?

      Гомәр. Шаккаткыч! (Кычкырып көлә башлый, аңа Ризван кушыла. Гомәр, көлүеннән кинәт туктап.) Әйдә кайтабыз, юморист.

      Ризван. Кая?

      Гомәр. Кайда яшәгәнеңне оныттыңмы әллә?

      Ризван (үз халәтенә кайтып). Онытмадым. Мин әле кайтмыйм.

      Гомәр. Антыңны бозасыңмы?

      Ризван. Антның монда катнашы юк. Үземнең туган көнемдә басма өстендә ялгызым гына уйланып утырырга хакым бар.

      Гомәр. Утыр, алайса. Мин кайтам, йокым килә. (Чыгып китә.)

      Ризван басма өстендә бөеренә таянып басып кала. Алинә керә.

      Алинә. Ялгышмагансыз. Басманы эзләп тапкансыз.

      Ризван. Эзләмәдем, үзе очрады.

      Алинә. Юлыгызга чыгып ятканмыни?

      Ризван җавап бирми. Пауза.

      Ризван. Төн бик матур.

      Алинә. Искиткеч!..

      Ризван. Елга да бик матур.

      Алинә. Гаҗәеп!..

      Ризван. Йолдызлар да бик матур.

      Алинә. Сөйлисе дә юк.

      Пауза.

      Ризван. Сез курыкмыйсызмы?

      Алинә. Нәрсәдән?

      Ризван. Нәрсәдән түгел, кемнән!

      Алинә. Кемнән?

      Ризван. Миннән.

      Алинә. Ни өчен?

      Ризван. Төн бит.

      Алинә. Булса ни?

      Ризван. Аулак урын бит.

      Алинә. Булса ни?

      Ризван. Һе…

      Алинә. Нәрсә «һе»?

      Ризван. Мин килдем бит.

      Алинә. Күреп торам.

      Ризван. Сезнең чакыруыгыз буенча килдем.

      Алинә. Мин сезне чакырмадым.

      Ризван. Сез нәрсә мине ахмакка саныйсыз? Мин намёк белән сөйләшкәнне аңлыйм.

      Алинә. Шулай укмыни?

      Ризван. Әйе. (Алинәнең кулын тота.)

      Алинә. Нишлисез?

      Ризван. Кулыгызны тотам.

      Алинә. Ни өчен?

      Ризван. Бу нинди тиле сорау. Шуны да белмәскә…

      Алинә. Чынлап та белмим. Йөрәк тибешемне тыңлар өченме?

      Ризван. Сезнең йөрәк тибешегез миңа нигә кирәк? Мин врач түгел. Төшенегез, әгәр мин сезнең кулыгызны тотам икән, бу – мәхәббәт аңлату билгесе. Аңладыгызмы, ниһаять?

      Алинә. Аңладым, ниһаять. Сез булмасагыз, белми үләсем икән. Инде нишлибез?

      Ризван. Мәхәббәт турында җитди итеп сөйләшәбез. Аңлагыз, мин шаярып сөйләшмим. Әгәр дә мин ни дә булса әйтәм икән, бу – чын. Һәм мин сүзләремне чын итеп кабул итүләрен