Каһәр. Хисам Камалов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хисам Камалов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803573-6
Скачать книгу
бирергә кирәк иде. Динәнең әти-әниләре Альфредныкылар белән электән үк таныш. Арча кырындагы хәрби шәһәрчектә яшәгәннәр. Динәнең әтисе – хәрби, әнисе – шулай ук врач. Динә үзе Альфредны малай чакта бер-ике мәртәбә генә күреп калган. Аны әтисенең Мәскәүдә яши торган югары чиндагы бабалары үзләрендә тәрбияләгән. Сугыш алдыннан гына Альфредның әти-әнисе дә каядыр күчерелгән. Мәскәүдәге бабалары исә каһәргә юлыккан. Ул елларда бик күп хәрбиләрне кулга алдылар шул. Ә Альфредның әнисе бездәге Тарковскийларга чыбык очы тиешле икән.

      – Бердәнбер малайлары хәл эчендә, үзең дә күреп торасың. Әти-әнисе моны яхшы аңлый һәм бернәрсәләрен дә кызганмый. Уллары белән чагыштырганда, бу чүпрәк-чапрак нәрсә инде?! – диде Динә Әхәтовна, ачыргаланып.

      Таня хәзер аңлады инде: югарыдан Динә Әхәтовнага бик ныклап бурыч йөкләтелгән. Альфред Бачуринны ничек тә терелтергә, аякка бастырырга! Нинди генә әмәл белән булса да! Обкомнан ук әйттеләр микәнни? Шулай сизелә. Генералның анда да танышлары бардыр, ахрысы. Булмаса, Мәскәү аша эш йөртәдер. Казанга Мәскәү боерыгы күктән атылган яшен кебек тәэсир көченә ия. Казанда Мәскәүнең бер әмере дә үтәлмичә калмый. Казан ул күндәм, таш яуса да, авыз-борыныннан кан акса да, боерыкны барыбер үтәп чыга. Шулай итеп, Таня мәсьәләнең җитди икәнлегенә тәмам төшенде. Димәк, шундый катгый бурыч куелган. Ничек инде аңа каршы киләсең? Мин-минлегең, горурлыгың белән ничек санашып торасың?

      – Менә, барысы да сиңа, әйдә, ач, кара, үлчә, – диде Динә Әхәтовна, елмаеп. – Мин ботканы пешердем, әмма ашатуы кыен…

      Ул, мул күкрәкләре өстенә учын куеп, көлгәндәй итте. Динә Танядан үзен аңлавын һәм кире какмавын сорый төсле иде. Таняның башында һаман бер уй болгана: димәк, Тарковскийга өстән басым ясаганнар, Тарковский исә – сектор мөдиренә, сектор мөдире – Динә Әхәтовнага, Динә Әхәтовна үз чиратында – аңа. Бәлки, Таняга бәхет шулай кул сузадыр? Бәхетне сайлап алып булмый, диләр бит. Кешегә яман һәм әйбәт хәлләр үз чираты белән килә. Адәм баласы шуларның барысын да тигез күтәрергә тиеш. Начарын да, яхшысын да. Шул хәлләр аны сыный, имеш. Начар хәлләрне дә сыкранмыйча, шыңшымыйча үзең күтәрсәң, сеңдерсәң, гафил калмыйсың, имеш. Барыбер бәхетең сиңа бер елмая, ди.

      Таня шундый юк-бар нәрсәләргә дә әһәмият итә һәм ышана иде. Моның мәгънәсез бер эш икәнен аңласа да, шул нәрсәләр иркенә бирелә. Тартмаларны ачтылар. Анда ефәк тә вискоза иде. Елык-елык итеп торалар. Болар – билгеле, Таняга бик тансык, кирәкле нәрсәләр. Ул комбинацияләр, ул үтә күренмәле оеклар дисеңме – бездә боларның берсе дә юк. Төшеңә дә керми торган әйберләр.

      – Син, Таня, бер дә аптырама, алар моны акча түләп алган дисеңме? – диде Динә. – Анда, байлар ташлап киткән кибетләрдә, моның ише ганимәтләр тулып ята, ди. Вагонлап ал, имеш. Шуның өчен, күңелең тыныч булсын, бер дә борчылма. Альфредны караган, тәрбияләгән өчен бүләк бу. Миңа да җибәрделәр. Һич икеләнмичә кабул иттем. Врач-сестраларга бүләк бирүнең бернинди хилафлыгы юк аның. Электән килгән бер йола гына…

      – Шулай да бүләкләр бик күп бит, мин аклый алырмынмы соң? – диде