Каһәр. Хисам Камалов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хисам Камалов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803573-6
Скачать книгу
да җибәргән идем. Бик ошатканнар. Әйтәм бит, сиңа да бик вакыт… Шулай түгелмени?..

      – Нишлисең, мин сезне тыңларга күнектем инде, – дип көлгәндәй итте Таня.

      Кич булган, күз бәйләнгән иде. Киенеп тышка чыктылар. Комлев урамы буйлап атладылар. Динә Әхәтовна үзе Гоголь урамында яши иде.

      – Ашап-эчеп, күңел ачып утырырсыз, – дип, сүзне ялгады Динә Әхәтовна. – Ә аннары… Үзең беләсең инде…

      – Аның белән йокларгамы? Юк, булмый, Динә Әхәтовна, – дип кырт кисте Таня.

      – Юләр, әгәр йокларга теләсә, бу бик зур уңыш, Таня! Медицина ягыннан карап әйтәм. Җиңү! Димәк, безнең операция дөрес ясалган. Аңлыйсыңмы?

      – Аңлыйм да соң, шуның өчен мине корбан итмәкчесезме? – диде Таня, үпкәләгән кебек.

      – Туктале, әллә үпкәли үк башладыңмы? Таня, күгәрченкәем, Альфредны тик шулай гына сынап була. Безнең операцияләрнең нәтиҗәсен шул юл белән генә тикшерергә мөмкин. Бу – безгә йөкләнгән бурыч. Әйе, задание.

      – Ул теләсә, мин бөтенләй дә каршы килергә тиеш түгелмени? Задание, дисез… Мин бит кыз кеше…

      – Ничек инде кыз кеше, юкны сөйләмә…

      – Шулай, кыз кеше, әйе, үземне сакладым… Бик зәһәр бәйләнүчеләр булды, билгеле…

      Таняның бу сүзләренә Динә ышанырга да, ышанмаска да белмәде, телсез калды. Өч ел буе бергә эшләсәләр дә, ул Таняның эчке дөньясына кермәде. Дөрес, аларның якынаеп китүенә ел ярым чамасы гына. Таня Эдуард Хәлимович кул астында эшләде. Бервакыт алар арасында ниндидер интим бәйләнешләр турында да сүз йөрде. Әллә гайбәт, кеше сүзе генә булдымы? Эдуардның хатыны килеп, җәнҗал кубарып йөргәч, Таняны Динә группасына күчергәннәр иде. Андый бәйләнешләргә Динә үзе чагыштырмача җиңел карый. Медицина күзлегеннән чыгып фикер йөртә. Ир белән хатын-кызның бер-берсенә күңелләре, җаннары туры килеп, алар үзара уртак тел таба ала икән, моның әллә ни гөнаһы булмаска тиеш. Җаннарның бер-берсенә туры килүе бик сирәк була бит ул…

      Таняның гыйффәтле кыз булуы мәсьәләне катлауландыра, билгеле. Әмма Динәнең моңа һич тә ышанасы килми. Таня үзенең бәясен, абруен күтәрү өчен генә шулай әйтә торгандыр. Әллә таныйсы килмиме? Андый хатын-кызлар да була бит. Әллә ничә ир-ат кочагында булган, ә үзен һаман кыз кеше дип йөри. Юк, Таня андый булмас, чөнки медицина кешесе бу мәсьәләне артык катлауландырмый. Физиологик, табигый күренеш итеп карый. Аңа артык зур әһәмият бирми, аңардан һич тә фаҗига ясамый инде. Юк, бу әхлаксызлык түгел, йөгәнсезлек дип тә әйтеп булмый моны. Бу – бары кеше табигатен аңлау һәм ул күренешне табигатьчә бәяләү генә. Артык та түгел, ким дә түгел.

      – Эдуард белән синең арада берни дә булмадымыни? – дип, уңайсыз булса да, сорарга кыйды Динә. – Сөйләгәннәр иде…

      – Шул Лиза Маркова чакты инде, көнләшеп…

      – Эдуардның бик ертлач икәнен яхшы беләм… – диде Динә һәм уйлап куйды: Эдуард үзенең хезмәте өчен бәхилләтү көткәндер, билгеле. Ул бернәрсәне дә бушка эшли торган адәм түгел. Ә Таня ни белән түләсен? Хатын-кызның әлеге дә баягы шул тән инде, аның тагын нинди байлыгы