Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зариф Башири
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02737-3
Скачать книгу
артык вакыт китә. Ятлау белән генә шөгыльләнгәнгә, күп хафизлар бүтән мәсьәләдә шыр надан була иде. Безнең әти Коръәнне дүрт елда ятлап ала. Зур әнкәй:

      – Аның Коръән ятлаган чакларда ничек интеккәнен мин генә беләм, – дия торган иде. – Кан төкереп ятлады ул аны.

      – Саулыгыңны бетереп азапланма, – дип, әти-әнисе дә әйтеп карый.

      Тик әтинең яраткан сүзе бар иде:

      – Башлаган эшне ярты юлда калдыру – иң булдыксыз кешенең эше ул!

      Коръәнне яттан өйрәнгәннән соң, әти үзлегеннән урысча укырга керешә. Авылда бер генә дә урысча укый-яза белгән кеше юк. Берәр адрес-фәлән яздырырга кирәк икән, һәркем күрше урыс авылларына йөгерә.

      – Мин урысчаны бер тиенлек бакыр акчадан башладым, – ди әти. – Бер тиенлек бакыр акча өстенә «один копик» дип язылган. Шулай булгач, урыслар «бер тиен» дигән сүзне «один копик» диләр икән. Димәк, бу сүзнең башында «к» хәрефе була инде. Димәк, урысларда «к» хәрефе әнә шулай языла!

      Шулай башлап китә дә, өйрәнә торгач, өч-дүрт ел эчендә урыс теленең бөтен грамматикасын үтә, мөкәммәл сөйләшергә өйрәнә, хатасыз яза алырлык хәлгә килә.

      Аның урысча мавыгып укый торган нәрсәләре хокук һәм авыл хуҗалыгы турында китаплар була иде. Шуңа да аны бер яктан «хафизы Каләмулла» дип атасалар, икенче яктан «закончы мулла» дип йөртәләр.

      Бервакытны ул шушындый сүзләрне ычкындырып куйды:

      – Диндә кырык фарыз булса, безнең илдә аның кырык беренчесе – урыс телен өйрәнү.

      Аның шушы сүзләреннән файдаланып, мин:

      – Алай булгач, әти, син безне дә урысча укыт инде! – дидем.

      Моңа каршы ул башта:

      – Бик әйбәт булыр иде дә, аңа минем байлыгым җитми шул, – диде. Аннары тагын да үзенең тырышлыгын китереп кыстырды: – Ә менә мин үз тырышлыгым белән өйрәнгәнмен ич, сез дә шулай итегез!..

      Ул безне мәдрәсәгә укырга җибәрә, өйгә кайткан чакларда ачык йөз белән каршы ала. Ләкин киткән чакта безгә, шуны укыгыз, моны өйрәнегез, шулай-болай булыгыз дип, бер генә сүз дә әйтмәгәне шикелле, укып кайтканнан соң да ни эшләдегез, нәрсә укыдыгыз, нәрсә белдегез дип тә сорашмый, тикшерми, сынап карамый. Кайчагында шуңа эче пошып, әни:

      – Бу нинди ата бу? – дип куя. – Балаларының ничек укуларын сынау, тикшерү, алардан таләп итү дигән нәрсә юк!..

      Әти моңа каршы да тыныч кына җавап кайтара:

      – Баланың башына йодрык белән төеп тору аркасында гына укуыннан бер файда да юк! Алар үз теләкләре, үз дәртләре белән укырга тиеш. Менә шул чагында гына чын кеше була алырлар, файдалы белемгә ия булырлар!

      Бервакытны ул, кайдан исенә төшеп, нәрсәне үрнәк итептер, бәет, шигырь язу эше белән дә мавыгып алды. Ул аларны язгач берәүгә дә менә бер нәрсә яздым әле, дип әйтми дә, күрсәтми дә. Тик аларны матур иттереп бер кәгазьгә яза да өстәл өстенә куеп китә. Аны һәрберебез үзе югында укыйбыз. Соңыннан мин аларны алам да үземнең кечкенә кара сандыгыма салып куям. Бераз вакыттан соң әти сорый:

      – Кайсыгыз алды аны? – ди.

      – Әти, миндә ул! –