Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зариф Башири
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02737-3
Скачать книгу
һәм уяу булырга тырышмасын (икенче хатыныннан туган улларына Фрит, Сизгер дигән исемнәр куша) иске милли әдәбият вәкиле, мулла малае булган әдип большевистик репрессиядән котыла алмый. Төрмә-лагерьларда аңа «яңа тормышның» бөтен ләззәтен кичерергә туры килә.

      Иреккә чыккач, ул кабат Уфага кайтып төпләнә. Монда аны, әлбәттә, беркем дә кочак җәеп каршы алмый. «Тукай дошманы» дигән кара тамга аны үлгәнче эзәрлекли. (Камил Мотыйгый язмышын искә төшерик, ул Тукайның яңа «дусларыннан» котылыр өчен үз-үзенә кул салырга мәҗбүр була.) Югыйсә үз заманында татар дөньясында Тукайның сатирасына кем генә эләкмәде икән? Эчтән авыр кичерсә дә, мондый гайбәтләрдән З. Бәшири өстен кала белгән. Холык шундый. Ул үзенең замандашлары турында истәлекләр язарга утыра. Гасыр башында татар әдәби мохитенең эчендә кайнаган, гаҗәеп кызыклы тормыш юлы үткән кешенең бу истәлекләре безнең әдәбият өчен гаять әһәмиятле. З. Бәшири истәлек, хатирә язу өчен зарур булган искиткеч хәтергә ия була. Аның бу вакыттагы тормышын күзаллау өчен Миркасыйм Госмановның «Ябылган китап» (Казан, 1996) дигән әсәреннән бер өзек китерү урынлы: «Әниебез Гөлҗиһан (1905 елда туган) ике-өч ел Капалда мөгаллимлек итүче Зариф Бәширидә укый… <…> Әниебезнең сүзләренә караганда, Зариф Бәшири ихлас күңелле тәрбияче, тырыш мөгаллим, зур шагыйрь, әмма шәхси тормышында бик бәхетсез кеше булган. Шулар хәтергә нык сеңеп калганмы, мин бер елны Зариф Бәширине махсус эзләп киттем. 1960 елның гыйнвар ахырларында, кышкы каникул вакытында булды бу хәл.

      Салават шәһәренә барышлый, Уфада биш-алты сәгатькә махсус тукталдым да, белешмәләр бюросыннан аның адресын алып, бер сәгать чамасы теркелдәгән трамвайда Черняховскийга юнәлдем. Ишекне ачкан марҗа әбие, кемгә килүемне белгәч, эчтәге ишекләрнең берсенә төртеп күрсәтте. Аннан бер күзе йомык чандыр бабай килеп чыкты. Аягында киез итек, өстендә гадәти сырма. Үзен эзләп килүемне белгәч, рәхим итүемне үтенде.

      Бүлмәдә бер иске тимер карават, ялангач өстәл, ике-өч урындык кына – кычкырып торган ярлылык… Борчып йөрүемнең сәбәбе әниебез икәнлеген әйттем. Карт сагайган төсле ялгыз күзен миңа таба борды.

      – Сез Капалда торган чакта әниебез сездә укыган икән…

      – Әниегез кем кызы була? – дип бүлдерде Зариф ага.

      – Локман Мөлекев кызы…

      – Фәрвазмы, Гөлҗиһанмы?!

      Шаклар каттым: кем әйтмешли, кырык елдан артык вакыт узуга, аның да егерме елы төрмәләрдә, сөргеннәрдә тузуга карамастан, кайчандыр үзеннән ике-өч кыш дәрес тыңлаган чәчби кызларның исемнәрен шулай керфек какканчы искә төшерер өчен нинди хәтергә ия булмак кирәк?!»

      Менә шундый кеше хатирәләр язарга утыра. «Замандашларым белән очрашулар» дип исемләнгән бу әсәр 700 биттән артып китә. Тик З. Бәширигә бу хезмәтнең дөньяга чыгуын күрергә насыйп булмый. Ул 1968 елда гына, өчтән ике өлеше кыскартылып, Татарстан китап нәшриятында дөньяга чыга. Ләкин шул да бик авырлык белән басмаханәгә барып җитә. Уфаның кайбер язучылары (хосусән Сәйфи Кудаш) бу истәлекләрнең басылуына