Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зариф Башири
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02737-3
Скачать книгу
нәүбәтеннән кергәч, олы агайларга юыну өчен аларның комганнарына су салам да, чыра әзерләп, самавыр куярга чыгып китәм. Мәдрәсәдә җылы ашханә, кухня кебек нәрсә булмаганлыктан, чәйне дә тышта кайната, ашны да тышта аш самавырына күмер ягып пешерә торган идек.

      Агайларны чәй эчереп, бүлмәне җыештырганнан соң, башка зур шәкертләрнең һәм хәлфәләрнең йомышларына – базарга, кибетләргә йөгерәм. Андый йомышлар шактый күп була. Син тыңларга, сүзсез баш иеп чабарга тиеш.

      Синең шушы бурычларны үтәвең уку эшенә зарар итмәгән шикелле, уку эше дә шул бурычларны үтәүгә комачаулык ясамый. Чөнки кәгазьгә язылмаган, ләкин гадәткә нык кереп киткән «программа» да болай куелган: һәрбер шәкерт иң кечкенәсеннән башлап иң зурысына чаклы ел буена тик бер китап укый. Шуны укып чыккан шәкерт «уку программа» сын үтәгән була. Шуның өчен укучыдан «син ничәнче сыйныфта укыйсың?» дип сорау урынына «нинди китап укыйсың?» дип кенә сорыйлар. Сыйныф бүлмәсе дигән нәрсә юк. Ә инде ул китапта теге дөньяда янып торган җәһәннәм өстендәге кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен үтү өчен бу дөньяда нишләргә кирәклегенә чаклы язылган була.

      Уку вакытлары да сәгатьләп-нитеп билгеләнмәгән. Сине укытучы хәлфәнең кәефенә карап йөри. Хәлфәнең кәефенә туры килсә, ул көн саен бер тапкыр үзе теләгән вакытта чакырып алып сиңа сабак бирә. Кәефенә туры килмәсә, ике көнгә, өч көнгә бер чакыра. Шунлыктан уку эшләре алай күп вакыт алмый.

      Мондагы шәкертләр уку дәрәҗәсе ягыннан өч төрлегә бүленә.

      Беренчесе – мантыйк (логика) фәненең башлангыч китабы «Исагуҗи» га төшкәнгә кадәр укучылар – безнең шикелле сикытлар[1]. Бу дәрәҗәне алу өчен иң кимендә җиде-сигез ел укып, гарәп теленең грамматикасын үтәргә кирәк.

      Икенчесе – гарәп теле грамматикасын үтеп, «Исагуҗи» га төшеп, ханлык[2] дәрәҗәсенә күчү. Ул чагында инде андый шәкертне, укый торган китабының исеменә бәйләп «исагуҗихан», «шәмсияхан» дип йөртәләр. Бу дәрәҗәне үтү өчен алты елда алты китап укырга кирәк.

      Әнә шул алты елда алты китапны укып үткәч, шәкерт укуның иң соңгы китабы булган «Мулла Җәлал» дигән китапка төшә һәм «пишкадәм» дигән исемне ала. Бу исемне алган шәкерт, гәрчә аның белеме ике бозауга кибәк аерырга ярарлык булмаса да, галимлекнең иң соңгы дәрәҗәсенә җиткән санала, безнең ишеләрне теләгән йомышына кушарга, теләгәнчә суктырырга хаклы.

      Безнең авыл шактый зур. Аның чаклы башка татар авылларында өч-дүрт мәчет, һәрбер мәчеттә ике мулла, бер мәзин булса, безнең авылда бар булганы ике мәчет, мәчет саен бер генә мулла, чөнки авылны үз кулында тоткан Шәкүр карак белән шәкүрчеләр яңа мәчет салуга да, мулла куюга да рөхсәт итмиләр. Авылда мәчет салу, мәктәп ачу мулла-мәзин кую, староста сайлау, җир бүлү, йорт урыннарын билгеләү кебек җәмәгать эшләренең һәммәсе дә алар теләгән тәртип буенча йөртелә. Минем әтинең атасы Таҗи бабай белән Шәкүр каракның анасы бертуган булганлыктан, искә алынган мәсьәләләрдә алар бергәләп план төзи. Әнә шул план буенча, озакламый минем агам Габдрахман әти янына мулла булырга һәм, әти үлгәч, бөтенләй хуҗа булып калырга тиеш. Шәкүрнең миннән бер яшькә кече кызы бар. Ул үсеп, мин пишкадәмлек дәрәҗәсенә ирешкәч, авылга


<p>1</p>

Сикыт (гар.) – житлекмәгән бала. Монда «акыл, белем ягыннан җитлекмәгән» мәгънәсендә – З. Б.

<p>2</p>

Хан – фарсы сүзе, «укучы» мәгънәсендә