Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зариф Башири
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02737-3
Скачать книгу
дә нык изелгәнлеген, өметсезлеккә бирелгәнлеген күрсәтә. Элекке кызулык та, кискен хәрәкәт тә, гыйсъянчылык дәрте белән ашкыну да сүнгән. Гәрчә ул башта мине уен-көлке сүзләр белән каршы алса да, аның да йөрәктән түгел, ә үзен көчләп кенә икәнлеге күренеп тора иде. Мин аңа:

      – Нигә шулчаклы картайдың, сәлперәйдең? – дип әйткәнемне сизми дә калдым.

      – Шулай, дускаем, картайталар да, сәлперәйтәләр дә монда, – дип куйды ул, авыр гына көрсенеп.

      Галимҗан хәзрәт белән Әхмәтҗан Мостафин шикелле карт хәлфәләр һаман да аңа үсәргә, колач җәяргә ирек бирми, һаман да аяк чалалар икән. Мәдрәсәне ташлап чыгу эшендә башлап йөрүен аның битенә бәрәләр, ташлап чыккан шәкертләрдән шактый өлешенең шул мәдрәсәгә кабат кайтып керергә мәҗбүр булулары тегеләрне тәмам очындырып җибәргән. Алар ике сүзнең берендә: «Бушкуык социалистлар!» – дип көлә болардан. Хәбиб Исхакый бер-ике җәйне казакъ арасына чыгып йөргән дә Нәҗип Думави кебек ташлап кайткан.

      Авыр тәэсир итте миңа кайчандыр үзара ярышып шигырь язган бу өметле талантның, якын дустымның шулай сүнүе!..

      Шуннан соң мин газета редакцияләренә киттем.

      Редакцияләр дип… бу вакытта аларның күбесе калмаган иде инде. Бишенче ел инкыйлабыннан соң бер-бер артлы борынлаган җиде-сигез басманың икесе генә яши иде Казанда – «Йолдыз» белән «Бәянелхак»…

      «Йолдыз» газетасы тирәсендә күзгә күренерлек бер генә үзгәреш тә юк. Аның редакциясе һаман да шул «Болгар» номерларындагы кечкенә генә бер бүлмәдә икән. Һади Максуди һаман да шулай элеккечә, башына карасу кызыл фәсен кигән килеш өстәл янына җәелеп утырган да, кулындагы сөтле кофены бер уртлап, бер өстәлгә куя-куя, редакциягә килгән кешеләргә «галәми ислам» турында фәлсәфә сата. Төркиянең көчле, ныклы дәүләт булуын, аның кайчан да булса бер грекларны, болгарларны ут өстендә биетеп, зур шан казаначагын сөйләп, әһеле исламны шатландыра. Үзенең «Мөгаллимел-әүвәл» һәм дә «Мөгаллимес-сани» дигән дәреслекләренә күп яңалыклар кертүен сөйли. Энесе Садри Максудиның җәмәгать, сәясәт эшчесе булуына масайган кебек сизелә. Шул уңай белән ул миңа карата да үпкәсен белдереп алды:

      – «Чүкеч» журналында чыгарылган карикатурагызга күңел рәнҗеде рәнҗүен дә… Зарар юк, Зариф әфәнде, яшьлек барын да эшләтә! Янәсе, тора-бара аның бөек бер кеше булганлыгын мин дә аңлармын әле!

      Каршысына утырган Гариф Латыйпов һаман да шулай – «Һади агай» булырга тырыша. Кофелы стаканын да аның төсле иттереп тота, аның төсле уртлый. Өйдән алып килгән алма бәлеше кисәкләрен дә аның төсле кабып, аның төсле чәйни. Сөйләгән чагында аның төсле башын кыйшайтып, аның кебек иттереп авызын чалышайта.

      Һади агай үзенә «Вилла Йолдыз» (Йолдыз сарае) исемле дача салдыру артыннан йөри һәм бер ишәк алырга да уйлый икән. Шул дача салынып, ишәк тә алынгач, кызык өчен ишәк җигелгән арбага утыртып, безне чәйгә алып барачак икән.

      «Бәянелхак» газетасы тирәсендә шактый зур үзгәрешләр барлыгы күренде. Мин Казаннан киткән чагында, «Бәянелхак» редакциясе мәдрәсәи «Мөхәммәдия» нең артында гына, Әхмәтҗан Сәйдәшевнең үз йортында иде. «