Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зариф Башири
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02737-3
Скачать книгу
язылмагандыр бит?

      Барыбыз да бердәм көлеп җибәрдек.

      – Ә син кайда укыдың?

      – Казанның Габдулла Апанаев мәдрәсәсендә.

      Коры-сары капкалап шактый гына утыргач, Тимершаның хатыны Гасимә ханым да кайтып керде.

      – И-и, кунаклар бар икән. Ә мин аны-моны белмәстән өйне ташлап йөри бирәм.

      Ул өстәл өстенә карап алды да шкафтан чикләвекләр салынган тәлинкә чыгарып куйды.

      – Ир кеше, ни, кунак сыйлый беләме соң ул…

      – Зарар юк, – диде Тимерша. – Эш тәгамдә түгел, хөрмәттә!

      Нәҗип тә аның сүзен җөпләде:

      – Ачык чырай, такта чәй.

      Гасимә хәйләле елмаеп Тимершага карады:

      – Мин күрми дә торам, Бәшири дә монда икән. – Аннары Думавига борылды: – «Зариф» ди дә исе китә инде Тимер абзагызның. Берәр затлырак кешене чәйгә чакырса, аны калдырмый.

      Мин мондый сүзләрне моңарчы берничә тапкыр ишеткән идем инде. Гасимә ханымны яхшы белгәнгә, күпсенү итеп кабул итмәдем. Менә Тимерша сине шулкадәр үз итә дип әйтергә тели иде Гасимә ханым, син дә аның кадерен бел, аның уңаена гына йөр!

      Нәҗип Думавины озаткач, Тимерша минем колакка пышылдады:

      – Кичен аңа барсаң, әлеге дәреслекләр мәсьәләсендә ширкәт файдасын онытма…

      Нәҗип белән без дусларча озак кына сөйләшеп утырдык. Ул чәй китертте.

      – Мин алай кешедәге кебек «ачык чырай, такта чәй» дип тормыйм, «хәлдән килгәнчә» дим. Хәзер кайнар пәрәмәч китерерләр.

      Тимершаларда булган сүзләргә дә кагылып алдык. Нәҗип тә андагы кыланышларның серенә, сәясәтенә тәмам төшенеп утырган икән.

      – Саранлыклары бер якта торсын әле аның! – диде ул. – Алар шулай безне ялланып эшләүче итәргә азаплана.

      Нәҗип үзенең авыр хәлдә яшәве турында сөйләде:

      – Гаиләм шактый ишле. Шәһәрдә яшәп язу эше белән генә тормыш кичерүе авыр. Хәтта мөмкин дә түгел!.. Аена ике йөз-өч йөз юл шигырь язасың икән, аңа, күп булса, дүрт-биш сум акча аласың. Әгәр дә берәр хикәя-фәлән язсаң, алты-җиде сум. Шунлыктан семьям авылда тора. Үзем кышкы көннәрдә берәр авылда укытучылык итәм. Аннан алган эш хакы да алай аякны бик үк иркенләп сузарлык түгел. Кышына йөз утыз-йөз кырык сум аласың икән, ашау-эчү, юл чыгымнары да шуның өстеннән. Шунлыктан яз көне авылга, балалар янына кайткан чагында, кесәңдә, күп булса, утыз-кырык сум акчаң була. – Нәҗип зарларының төп эчтәлеге шушындыйрак рухта иде.

      Хатыны да укытучы булган кешеләр бераз яхшырак хәлдә булсалар да, Нәҗипнең хатыны исә гади генә бер авыл кызы. Шуның өстенә алар арасында татулык та чамалы икән. Дөрес, Нәҗип хатынын әхлак ноктасыннан да, тормышка сәләтле булу ягыннан да кимсетеп сөйләми. Ләкин хатынының кыз чагында булган гаебе күңелен гел тырнап тора. «Балдызым, йолдызым» дигәләп, җизнәсе кызның башын әйләндереп, үз дигәненә ирешкән булган. Бу хәлләрне белмичә кызга өйләнгән Нәҗип, әлбәттә, кәләшен кызганган, «җизни көчләде» дигән сүзгә дә ышанган. Әмма хәзер ул хатынына, гаиләсенә еш кына илтифатсызлык күрсәтә, үз-үзенең җанын талкый иде. Бу хакта ул «Кем гаепле?» дигән хикәя дә язды.

      Ничек кенә булмасын, мин