Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зариф Башири
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02737-3
Скачать книгу
мәдрәсәләргә укучылар җибәрәбез, татар матбугатын, татар әдәбиятын укыйбыз…

      Шуннан соң ул бераз гына уйланып, көлемсерәп торды да:

      – Тарих шулай икән ул! – диде. – Бервакытны татарлар Бохарага килеп гыйлем алган. Инде хәзер без алардан шуның бурычын түләтергә тырышабыз. Алардан белем алырга, алар аркылы Аурупа мәдәниятенә якынлашырга телибез!

      Сөйли торгач, ул үзләрендә татарларга карата үпкә барлыгын да әйтеп куйды:

      – Без татар кардәшләр белән мәдәни нигездә нык аралашырга телибез. Безгә хәтта кыз алып, кыз биреп тә яшәргә кирәк. Тик татар кардәшләр безгә түбән күз беләнрәк карый, тиңгә санамыйсыз…

      – Наданнар кайда да бар, – дигән булдым мин. – Мәдәниятебезнең борынгы тамырлары Төркстанда икәнлеген без беләбез.

      Аннары ул үзенең Галимҗан белән танышу мәсьәләсенә күчеп, аның да үзләрендә яңалыкка омтылу уңае белән килеп чыкканлыгын әйтте. Ул менә болай була.

      Әлеге Сәет-Насыйр Мирҗәлиловлар Төркстанның бер шәһәрендә утыз биш-кырык балалык бер ысулы җәдид мәктәбе (яңа методлы мәктәп) оештыралар. Аңа Уфадан бер укытучы китертәләр. Ул укытучы Галимҗан Ибраһимовның туган агасы Шакирҗан икән. Ул мәктәпне яхшы юлга куюы, укытуы белән Төркстан шәһәре халкын канәгатьләндереп, мәхәббәтләрен казана. Үзбәкләрнең алдынгырак яшьләре, буш вакыт таптылар исә, аның янына киләләр, фикер алышалар, матбугат, әдәбият укыйлар, дөнья хәлләре белән танышалар икән. Менә шундый утырышларның берсендә Галимҗанның кайбер нәрсәләре укыла һәм Шакирҗан Ибраһимов аның үз энесе икәнлеген дә әйтеп куя.

      Бу хәл коры сүз белән генә калмый, шул ук җәйне Галимҗанны Төркстан шәһәренә кунакка да чакырып китерәләр.

      Шуларны сөйләгәннән соң, Сәет-Насыйр әфәнде:

      – Галимҗан безгә бер генә түгел, берничә тапкыр килде, – диде. – Ләкин ул кеше башта без уйлаганча булып чыкмады.

      Мин аптыраулы караш ташладым. Сәет-Насыйр әфәнде минем карашымны кире каккандай итеп көлде:

      – Юк, алай түгел!

      Алар Галимҗанны яхшылап кунак итәргә, сыйларга тырышалар. Шул уңайда үзләре дә аның белән бергә утырып, күбрәк аны сөйләтеп, аңардан күп кенә нәрсәләр алырга телиләр. Аның бик үк яхшы матди тәрбиядә тормавын да искә алып, яхшы ашасын, ял итсен, хәл җыйсын, диләр. Ләкин Галимҗан, аш-су табыны әзерләнде исә, бердән юкка чыга. Алар белән аш-чәй янында бик сирәк була. Булган чагында да бик аз сөйли, бирелгән сорауларга кыска гына җавап кайтара да күбрәк тегеләрнең үзләрен сөйләтергә тырыша. Урта Азия халыкларының тормышлары, гадәтләре турында бертуктаусыз сораулар биреп йөдәтә.

      Аш-чәй әзерләнде исә, Галимҗанны эзләп китәләр. Аны кайдан табалар соң? Ул яисә ишегалдында эшләүче казакъ янында, яисә берәр йомышчы тирәсендә, яисә даладан шәһәргә базарга килгән казакъ белән мавыгып сөйләшеп утыра торган була.

      Әйтергә кирәк: ул чагында үзбәкләр Төркстанның шәһәрләрендә генә күпчелек тәшкил итәләр иде. Төркстан шәһәре тирәсендә үзбәк кышлаклары-авыллары бик аз, анда күчмә казакълар яши. Шулай ук шәһәр