Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зариф Башири
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02737-3
Скачать книгу
Иң азагында ул бу көтепханәсен калдык-постыклары белән Шәрәфләргә тапшырды да үзенең тормышын бөтенләе белән журналистлыкка бәйләде. Күпләр аңардан көлделәр:

      – Җөнтәй! – диделәр. – Татар шәкерте сәүдә итә беләмени соң ул!

      Галиәсгар абзый Оренбургка килгән чагында, мин аннан бөтенләйгә китәргә уйлап йөри идем. Мине Каракул шәһәренә укытучылыкка чакыралар иде. Бу турыда мин башта Борһан Шәрәф белән киңәштем. Ул барырга киңәш бирде:

      – Ул якка киткәннәрнең күбесе, мәсәлән, Фатих Садыйков, Тәхәви Туйбактин, Фәйзерахман Җиһандаров кебек укытучылар, зур бай кызларына өйләнеп, сәүдә эшләренә керештеләр, хәзер дә алар шактый зур байлар катарында йөри! – диде. – Андагы дала халкы да бик садә әле, алар арасында сәүдә итеп бик тиз баеп була!

      Галиәсгар абзый белән дә киңәштем. Ул да шулай ук барырга киңәш итте.

      – Анда гаҗәп дәрәҗәдә бай, матур табигать! – диде ул. – Биек таулар, тау араларындагы яшел, тигез далалар, салкын күлләр, аккан сулар!.. Әнә шул инде ул – матур шигырьләр язу өчен илһам бирә торган җир! Шулай кызыктыру өстенә монысын да өстәп куйды: – Син менә чуашлар турында кызыклы гына нәрсәләр язасың. Мондый эшкә яхшы гына талант, дәртең дә бар. Шулай булгач, әнә шул якташ кыргыз, казакъ, уйгур-таранчы, үзбәк халыкларының тормыш вә гадәтләре, тел вә халык әдәбиятлары белән танышып, алар турында файдалы нәрсәләр язарга мөмкин!

      Шундый кеше иде ул Галиәсгар абзый. Остаз иде, иптәш иде.

3(Нәҗип Думави)

      Мин эшләп утыра торган бүлмәгә озын буйлы, таза гәүдәле бер кеше килеп керде. Аның аягында шактый иске, таушалган, тупас күннән тегелгән итек, өстендә соры төстә, кыскарак кына җәйге пальто, башында кызыл фәс иде. Ул, минем белән танышып-исәнләшеп тә тормастан, үткен зур күзләре белән миңа төбәп карады да:

      – Монда Тимерша Соловьёвны кайда күрергә мөмкин? – диде.

      Мин аңа Тимершаның эш бүлмәсен күрсәттем.

      Ул шунда кереп киткәч, аеруча аның күзләре миңа ничектер таныш булып күренде.

      – Кайчандыр кайдадыр күргән идем шикелле мин бу кешене?..

      Ләкин мин аны кайда күргәнлегемне хәтерләргә дә өлгерә алмадым, Тимерша Соловьёв килеп чыкты.

      – Менә нәрсә, – диде Тимерша, әкрен генә минем яныма килеп, – безнең өчен үтә кирәк бер кеше килеп калды. Аны чәйгә алып керергә иде. Өйдә Кәшифә генә. Син, безгә кереп, аңардан чәй әзерләт әле!

      Тимершаның биш-алты бүлмәле квартирасы да шул ук матбага йортында иде… Кәшифә – аларның асравы. Ул тиз генә самавыр куеп җибәрде. Чәй әзерләнде.

      Бераздан, ашыгып, Тимерша үзе дә килеп керде. Кайдандыр ачкыч алып шкафны ачты, чәйнеккә берничә чеметем чәй салды, өстенә бер шешәдән аз гына кызгылт- көрән куе сыекча агызды.

      – Монысы нәрсә инде, Тимерша агай?

      Ул күзен кысып елмайды:

      – Чәйне куерта торган дару!

      Озакламый Риза Казыйның зур улы Габдрахман Фәхретдинов белән әлеге кунак та рәхим иттеләр.

      Тимерша белән кунак кеше арасында сүз дәреслекләр турында башланды.

      – Хәзер