Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зариф Башири
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02737-3
Скачать книгу
ярамый ул! Язучы, шагыйрьнең тормышы тәэмин ителми икән, аның иҗаты да тәэмин ителми!

      Аның бу сүзләре белән кайсы гына язучы килешми икән?! Мин дә, билгеле, нәширне хуплап башны селеккәләдем.

      – Мин сезнең «Шура» журналында басылган нәрсәләрегезне укып барам, – диде ул. – Сез шагыйранә шактый гына үсеп киләсез. Кайбер әсәрләрегездә минем мәктәпкә иярү дә сизелә.

      Мондый иярүне ул хуплыймы, әллә ризасызлык белдерәме, мин төшенә алмадым.

      Аның сүзләреннән мине беркадәр аптырауда калдырганы: «Шура» журналында басылган шигырьләреңне укып барам» дигәне булды. Чөнки мин ул чыгара торган журналда эшләгәч һәм шулай ук үзе шагыйрь дә булгач, анда басыла торган шигырьләрне ул үзе карап, үз күзеннән үткәреп бастыра торгандыр дип уйлый идем. Шунлыктан мин аңа түбәндәге сорауны бирергә ашыктым:

      – Соң, Закир абзый, сез аларны журналга кермәс борын укымыйсызмыни?

      Ул миңа болай дип җавап бирде:

      – Журналның җаваплы кешесе бар бит аның! Аңа мин нишләп кысылыйм! Мин дә шулай, башкалар шикелле, аны басылып чыккач кына укыйм…

      Ул «Шура» журналының редакцион эшләренә һичбер тыгылмау гына түгел, хәтта үз нәрсәләрен дә Риза Казыйга: «Ярарлык итеп тапсагыз, журналга кертерсез», – дип кенә бирә икән.

      Шул чорларда «Шура» үзенең укучыларына түбәндәге мөрәҗәгатьне бастырып чыгарган иде:

      – Сезнеңчә, иң алдынгы шагыйрьләр кемнәр? Шулардан ике шагыйрьне күрсәтеп язуыгызны үтенәбез.

      Моңа каршы Габдрахман Сәгъди: – Габдулла Тукаев белән Зариф Бәшири, дип яза.

      Закир Рәмиев шул турыда миңа сорау бирде:

      – Моңа сез ничек карыйсыз? – диде.

      Ләкин мин аның бу соравын аңлап җиткерә алмадым: «Г. Сәгъдинең җавабына кичек карыйсыз?» әллә: «Үзегез кемнәрне алдынгы шагыйрьләрдән саныйсыз?» диюе идеме?

      Шунлыктан мин, тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй, боларның икесенә да җавап була алырдайрак иттереп:

      – Мин булсам, Тукай белән Дәрдемәнд дип җавап бирер идем, – дидем.

      Ул бераз гына сүзсез торды да:

      – Минемчә, Сәгыйть Рәмиев булса кирәк! – диде.

      Ул Сәгыйть Рәмиевне Тукай урынына куеп әйтәме, әллә үз урынына, ягъни Дәрдемәнд урынына куеп әйтәме? Мин төшенә алмадым. Ләкин, һәрхәлдә, шунысы ачык: ул Сәгыйть Рәмиевкә зур бәя бирә иде.

      Закир Рәмиев белән сөйләшеп утырудан соң берничә көн үткәч, Риза Казый мине үз өенә чакырды. («Шура» журналының аерым редакциясе юк, аның бөтен эшләрен Риза Казый үзенең өендә алып бара торган иде.)

      Ул миңа болай диде:

      – Редакциядә бик күп шигырьләр җыелды. Аларның барысын да журналга кертеп бетереп булмый, әлбәттә. Шуның өчен дә, без Закир әфәнде белән сөйләштек тә, аларның яхшыракларын сайлап, аерым җыентык чыгарырга булдык. Син, менә шуларның барын да карап чыгып, журнал өчен муафыйк булганнарын сайлап ал әле.

      Шуннан мин аңа да Закир Рәмиевкә биргән сорауны бирдем:

      – Нигә, Закир абзый үзе карап сайлап алмыймыни? – дидем. – Ул сайласа, белебрәк