Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зариф Башири
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02737-3
Скачать книгу
нәрсә безгә ошамаска?!

      – Алай түгел ул, егетләр… Барыннан да бигрәк аңа сез бәя бирергә тиешле, чөнки ислах өчен көрәш сезнең үз башыгыздан үткән!

      – Кем соң ул Галимҗан, нинди кеше?

      – Бу хикәяне язган Галимҗан да, – диде Фатих абзый, – Оренбургның иң иске бер мәдрәсәсендә – Вәли мулла мәдрәсәсендә укып, ислах хәрәкәтенә юлбашчылык иткәнлеге өчен аннан куылган шәкерт!

      Галимҗан Ибраһимовның исемен мин беренче тапкыр менә шунда ишеттем, аның беренче әсәрен дә әнә шунда күрдем, шунда укыдым. Аның бу әсәре миңа ничаклы көчле тәэсир ясады. Фатих абзыйның да аңа зур өмет баглавы миндә әллә ничек, Галимҗанга карата зур ихтирам тудырды.

      – Эх, күрәсе иде аның үзен дә!

      – Нинди төстә, нинди кыяфәттә икән ул?

      Ул минем күз алдымда башта менә шулай җанлана: гүяки ул да кара күлмәк өстеннән каеш ремень буган, социалист булырга маташадыр. Гүяки ул да шулай, Хәбиб Исхакый шикелле, шәкертләр җыелышында, кулындагы кәгазь төргәкләрен җиргә күтәреп бәрә-бәрә, кызган сүзләр сөйлидер!

      Аннан соң ул икенче бер кыяфәттә дә килеп баса: гүяки ул да, шул заманның шактый танылган язучыларыннан булган Галиәсгар Камаллар, Фатих Әмирханнар төсле, өстенә килешле костюм, башына кара кәләпүш яисә каракүл бүрек киеп, биек өстәл янында язып утыра. Костюм эченнән алсу яки сыек зәңгәр сатин күкрәкчәсе дулкынланып, ялтырап күренәдер. (Чөнки мин ул чагында гына түгел, хәтта аннан соң да Фатих абзыйның, Галиәсгар агайның ак яка белән галстук куеп, эшләпә яисә фуражка киеп йөргән чакларын күргәнем юк. Аларның башларында һәрвакытта кара кәләпүш яисә тар кырпулы каракүл бүрек, аерым яка яки күкрәкчә була торган иде.)

      – Эх, күрәсе иде аны!

      Шул елның язында мин Казаннан Оренбургка – «Кәримов, Хөсәенов вә шөракасы» матбагасына[14] эшкә киттем.

      Икенче бүлек

1(Ырымбурда)

      Оренбургта минем кулыма «Гыйрфан улы Болгар» имзасы белән басылган «Аурупа философы Декарт һәм аның нотыгы» дигән бер китап килеп кергән иде. Соңыннан Галимҗан Ибраһимовның төрекчәдән бер тәрҗемәсе икәнлеген белдем. Әлеге китапны укыган чагында мин «Кәримов, Хөсәенов вә шөракасы» матбагасында баш редактор һәм «Чүкеч» журналында мөдир-мөхәррир булып эшли идем.

      Шул елның – хәтерем алдамаса, август аенда иде шикелле – әлеге матбаганың директоры Тимерша Соловьёв минем яныма төсе белән дә, өс-башлары белән дә Көнчыгыш халыкларына охшаган бер кешене алып керде. Аның кулында газетага төрелгән зур гына бер төргәк тә бар иде. Элек ул мине кунак кеше белән таныштырды:

      – Төркстан шәһәре сартларыннан[15] сәүдәгәр Сәет-Насыйр әфәнде Мирҗәлилов. – Аннан соң кулындагы төргәкне минем алдыма куйды. – Бу әфәнде безнең матбагада бастыру өчен зур гына бер китап алып килгән икән, син шуны яхшылап карап бастыр инде…

      Теге кеше миңа:

      – Мөмкин булса, эштән бушагач, кичкә без төшкән гостиницага барсагыз иде, – дигән тәклифне ясады.

      – Ярый! – дидем дә аның адресын алып калдым.

      Алар


<p>14</p>

Мондагы Кәримовны Казандагы «Борадәран Кәримовлар» белән буташтырырга ярамый. Монда сүз «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәрими турында бара. – З. Б.

<p>15</p>

Ул чакларда үзбәкләргәбезнеңхалык телендәдә матбугатта да «сартлар» дип әйтәләр һәм язалар, хәтта үзбәкләр үзләре дә«безнеңсартия халкы» дип сөйли иде. – З. Б.