Китап (җыентык). Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
кенә бармый калдым.

      Хәзер яхшы аңлыйм инде: ул чакта Даутов янына барасым, барсам да ул биргән акчаны аласым калмаган, алсам да кире илтеп бирәсем калган. Бәлки, шулай иткән булсам, әлеге хәлләр бераз кичегер, ә бәлки, бөтенләй дә булмый калыр иде.

      Аптыраганнан гына болай уйлыйм инде. Бөтен дөньяның акылдан шашуына мин генә сәбәпче түгелмендер, хәтта бөтенләй тумый калган булсам да, бүгенге коточкыч вакыйгалар булмыйча калмас иде, бәлки. Кем белә…

      Тарихка күз салсаң, әдәбияттан да ныграк кыйратылган бер генә иҗат төре дә юк. Бәлки, бу аның тормышны бөтен тулылыгында, дөрес чагылдырырга омтылуыннан киләдер. Ничек кенә булмасын, кешелек тарихында язучы белән көрәшмәгән, аны буйсындырырга тырышмаган бер генә хакимият тә юк. Омар Хәйямнар чоры булсынмы ул, Пушкиннар дәвереме, Туфаннар заманымы… Совет власте әдәбиятны үзенең колы итәргә маташты һәм күпмедер дәрәҗәдә максатына иреште дә. Хакимият кураена биегән язучылар ким-хур булмады, ә буйсынырга теләмәгәннәр төрле юллар белән эзәрлекләнде. Ә безнең дәвер аны бөтенләй «азат итте». Күз алдына китерегез – океан уртасы, давыл кайный, сезне кораб төрмәсеннән палубага чыгаралар да, кулыгыздагы богауларны чишеп, болай диләр: «Хөрмәтле иҗатчы, моңарчы сез коллыкта иза чиктегез. Ләкин сез теләгән азат тормыш килде. Без сезгә ирек бүләк итәбез.» Һәм океанга ыргыталар. Бүген әдәбият нәкъ менә шундый хәлдә калды.

      Мин начар язучы түгел идем. Кулына каләм алган һәр әтрәк әләм шулай дип уйлый. Кайберләре хәтта, чаманы бөтенләй онытып, үзен даһига ук исәпли. Минем кирәгеннән артыкка кизәнә торган гадәтем юк, әмма чынлап әйтәм – ярыйсы гына яза идем. Әмма әдәбият язучының берничә өлкәдә «ярыйсы» эшләвен таләп итә иде. Син бер үк вакытта әйбәт эшкуар да, психолог та, философ та, юрист та, бөтен җиргә өлгерүче йомышчы малай да булырга тиешсең. Бу телгә беренче килгән нәрсәләр. Бер сүз белән әйткәндә, син бөтен нәрсәгә дә үзең йөгерергә, барысын да үзең оештырырга мәҗбүрсең. Синнән башка ул беркемгә дә кирәкми. Бу эшне беләм, монысын белмим дип назланып тора алмыйсың. Ниндидер уңышка ирешергә телисең икән, бөтен эшне дә белергә һәм җиренә җиткереп башкарырга бурычлысың. Шунсыз мөмкин түгел. Ә мин бары тик яза гына белә идем…

      «Бер ун ел чамасы элек булса, бер хәл иде. Ә хәзер… Юк, хәзер халык сызыкны аша чыкты һәм ул китапка кире кайтмаячак. Китап хәзер беркемгә дә кирәк түгел.» Даутов – бик акыллы кеше, һәм әлеге сүзләре белән дә ул хаклы иде.

      Мин моңа, үз хисабыма бер роман бастырып, аны сатуга кую исәбе белән Уфаның китап кибетләрен урап чыккач кына, берсүзсез ышандым. Татар әдәбияты бүген беркемгә дә кирәкми һәм берәүне дә кызыксындырмый иде. Сатучылар янына килеп, кибетләренә китап кую турында сүз ачуга ук: «Юк, татарча әйберләр белән эш итмибез. Алучы юк», – дип кенә торалар. Сатучыларны да аңларга мөмкин, алар белән табыш алу теләге идарә итә, табыш китерерлек булса, сатуга куяр өчен чират торырлар иде. Әмма татарча китаплар табыш китерми, чөнки аларны сатып алучы юк. Димәк, татар китап укымый. Укыса да, татарча китаплар укымый. Һәрбер халык үз язмышы өчен