Китап (җыентык). Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
күрүгә, йокы очты. Болар минем бурычлар иде: фатирга, телефонга, электр энергиясенә… һәм башкалар… Барлыгы сигез меңгә якын… «Тагын дус-ишләргә, таныш-белешләргә… – дип өстәдем мин күңелемнән. – Тагын шул тирә… Барлыгы уналты мең чамасы…» Бу миңа, кесәсендә бер тиен дә акчасы булмаган адәмгә, ярыйсы ук зур сумма иде.

      Мин янә компьютер артына барып утырдым. Арыганлык та, ашыйсы килү теләге дә юк иде инде. Беркайда да басылмаган әсәрләремне кабат карап чыктым. Һәр повестем өчен бер генә мең сум түләсәләр дә, әлеге бурычларым миңа бик тә кечкенә булып каласы икән… Бер повесть өчен бер мең! Бу – искиткеч арзан хак, бушка эшләү кебек. Ләкин мин бөтен авторлык хокуклары белән аларны шул бер меңгә сатарга да риза идем. Ходай миңа талантны да, сәламәтлекне дә биргән. Мин яза алам, язам… Мондый әсәрләр әле тагын булып торыр… Миңа алар жәл түгел… Ләкин иң аянычы шул – ул повестьларны миннән хәтта шул бер меңгә дә алырга теләгән кеше юк иде.

      Ярлылыгымнан бигрәк, кирәксезлегемне тою авыр иде. Әйе, мин әйбәт язучы. Әйе, талантлы. Күп эшли торган. Ләкин беркемгә дә кирәкмим. Үзем дә, әсәрләрем дә. Һәм бу – коточкыч.

      Әлбәттә, тормышымның бөтен максаты баю яки акча табу гына булса, мин бик аптырап тормас идем. Башы эшләгән адәмгә бу – авыр нәрсә түгел. Аннан соң, минем кул-аяклар да яхшы эшли. Пистолеттан яхшы атам. Сугыша беләм. Хәтта гадидән-гади юлбасар гына булсам да, үз тамагымны үзем туйдырып, җитеш тормышта гомер итәр идем.

      Ә язучы булып… Татар язучысы булып… Эх-х…

      Күрәсең, мин милләт дип чәчрәп йөри торган кеше түгелмендер. Кайчагында җәмгыятьтәге процессларның тизрәк булуын көткән сыман тоелам. Югаласы милләтләр тиз генә югалсын да, бер генә халык булып яши башлыйк инде, дип уйлыйм. Җирдәшләр булып. Агонияне ник сузарга инде?! Һичьюгы, бер проблемадан – тел проблемасыннан азат булыр идек. Бер үк шартларда иҗат итәр идек. Ә үзем әлеге хәлне күз алдына китерә алмыйм. Төрле төбәкләрдә яшәгән халыкларның милли үзенчәлекләре юкка чыккач, әдәбият та югалыр сыман тоела. Югалмаса да, ул кызык булмас, ниндидер калыпка гына әверелер кебек. Белмим, бәлки, хаталанамдыр.

      Мин үземнең хаталануымны телим. Әлеге уйларның чынбарлыктан ерак торуын телим. Аларны акчасызлык һәм күңел төшенкелеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән иллюзия генә итеп күрәсем килә. Ачлыктан тилмергән кешенең күзенә төрле шәүләләр, өрәкләр күренә башлый икән, дип ишеткәнем бар. Әлеге уйларның да авыр хәлдә яшәгән язучының күзенә күренгән шул өрәкләр сыман нәрсә генә булуын телим…

      Белмим, уйлар ташкыны мине кайсы ярларга илтеп ыргытыр иде, бәхеткә каршы, телефон шылтырады. Мин бераз аптырап калдым. Моңарчы шылтыраганы булмагач, телефон турында бөтенләй онытканмын, акча түләмәгән өчен, аны күптән сүндергәннәрдер инде, дип уйлый идем. Һәм гаҗәпләнү катыш шатлык белән трубкага үрелдем. Шатлыгым баягы уйларның дөрес түгеллеге исбатлана башлаудан иде. Димәк, беркемгә дә кирәкмим диюем – хата, димәк, мин әле кемгәдер кирәкмен. Димәк, бүтән уйларым да…

      – Илгизәр,