Китап (җыентык). Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
музыка яңгырады. Илдарның дулкынлануы шундук юкка чыкты.

      – Ә бу зур көч таләп иткән эшеңдә ярдәмчең булырмын дип ышанам, – дип кабатлады таныш тавыш.

      – Рәхмәт! – дип елмайды Илдар. – Рәхмәт… – Һәм ишеккә юнәлде.

      – Безгә кунаклар килде, – диде йорт, ниндидер зур ихласлык белән. – Илдар, алар сине көтә.

      Илдар инде күңеле белән Ләйлә янында иде. Комачаулап йөрүчеләргә бераз ачуы килеп куйды, ләкин аны шундук ниндидер ихласлык алыштырды.

      «Кунаклар» дигәне гәүдәләренең һәр җөен ассызыклап торган көмеш төсендәге махсус костюм кигән ике ир булып чыкты. Алар җитди иде.

      – Хәерле кич, Илдар әфәнде! – диде ирләрнең берсе. – Без автоматик хезмәтләндерү үзәгеннән. Сезнең өй системасы яңа гына эшли башлады. Претензияләрегез юкмы?

      Илдар өйнең мөмкинлекләрен күз алдына китерде дә ягымлы елмаерга мәҗбүр булды.

      – Юк, рәхмәт! – диде ул, үзләре турында шундый кайгыртучанлык өчен күңеле булып. – Бернинди дә канәгатьсезлек юк. Барысы да яхшы эшли. Рәхмәт.

      – Шулай да без системаны тулысы белән тикшереп чыгарга теләр идек. Баштагы мәлләрдә төрле хәлләр булырга мөмкин. Сез рөхсәт итсәгез, әлбәттә…

      Илдар эшнең озакка сузылырын чамалап дәшми калды.

      – Бу – мотлак чараларның берсе, – дип сүзгә кушылды икенче ир. – Системада аз гына ялгышлык булса да, сезнең сәламәтлегегезгә зыян килергә мөмкин. Ә бу…

      – Мин каршы түгел, – диде Илдар, – карап-тикшереп чыгыгыз. Рәхим итегез. Тик хатыным гына ваннада иде. Сезгә моның зарары булмастыр бит?

      – Юк… – Ирләрнең берсе елмайгандай итте. – Безне, нигездә, сезнең эш бүлмәгез кызыксындыра.

      – Әйдәгез, хәзер үк башларга мөмкин.

      Илдар эш бүлмәсенә юнәлде. Ирләр аңа иярделәр. Бүлмәгә керү белән, аларның берсе, өстәл янына килеп төймәләргә баскаларга кереште. Икенчесе, шкафларны ачып, карашы белән һәр әйберне капшап узды.

      Илдар бернәрсә хакында да уйламаска тырышты. Ләйлә, бары тик Ләйлә турында иде уйлары. Хатынының зифа буен, нәзек билен күз алдына китерде. Хәзер ул ваннадагы елгада су коенадыр инде. Дулкыннарга чалкан ятып, кулларын ян- якка сузгандыр. Кояш нурыннан күзләрен кыса биреп, сизелер-сизелмәс кенә елмаядыр. Бераздан ул балыкларга гына хас булган җиңеллек белән әйләнеп китәр дә суга чумар, дулкыннар өстендә аның түм-түгәрәк очалары гына ялтырап калыр…

      Хәзер аның янында булсаң иде…

      – Сез барысын да үзегез тикшерерсез, – диде Илдар, ирләрне бераз күзәткәч, – ә мин чыгып торыйм…

      Ирләрнең берсе башын күтәреп кенә карады да җавап бирмәде. Илдар ишеккә атлады. Хәтта эш бүлмәсеннән чыккач та уйларын бәйдән ычкындырмаска тырышты. Өй соклангыч иде. Ул стеналарга, арыганлыкларыңны шундук суырып ала торган кәнәфиләргә, басу белән сине теләгеңчә киендерүче келәмнәргә күз салды. Һәм тормыш аңа чынбарлык түгел, ә кемнеңдер фантазиясе сыман тоелды. Чынбарлык шул тиклем дә камил була алмыйдыр шикелле иде. Әмма ул яхшы белә: бу – чынбарлык. Һәм Илдар үзенең сөйгән яры белән