Китап (җыентык). Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
да ышанмый идем инде. Газета-журналларда әсәрләрем хакында мәкаләләр дә ярыйсы гына басылды, радио-телевидениедән әңгәмәләр дә оештырдык. Минем исем шактый ук билгелегә әверелде. Әмма китаплар барыбер зур авырлык белән сатыла иде.

      Һәм мин урыс укучысына чыгу турында уйлый башладым.

      Беренче карашка, моның бер авырлыгы да юк шикелле иде. Берәр әсәреңне тәрҗемә итәсең дә китап итеп чыгарасың, һәм Россиянең бөтен халкы синең укучың була. Ләкин шундук икенче шик калкып чыкты – урыста синең шикеллеләр беткән ди! Ул зур халык, каләм тибрәткән бөтен кешесен дә җыйсаң, үзе бер Уфа хәтле буладыр әле. Бик мохтаҗ, ди, алар синең ишеләргә. Бу, әлбәттә, дөрес фикер иде.

      Аннан соң, мин – татар телендә яза торган кеше генә түгел, мин – татар язучысы һәм әсәрләремдә дә шушы миллилек ярылып ята, халкыбызның уй-кичерешләре, әрнү-сызланулары һәр абзацта үзен сиздерә. Аз санлы һәм таркау милләтнең язучысы бүтәнчә була да алмыйдыр. Моны, әлбәттә, аңларга да, акларга да мөмкин. Әмма бүтән ягы бар. Синең әсәрләреңдәге әнә шул уй-кичерешләр башка халыкларга кызык булырмы? Аңларлармы сине? Дөрес аңларлармы?

      Сораулар күп, ә мин аларның берсенә дә уңай җавап бирә алмый идем. Үз татарың да аңламаган нәрсәләрне башкаларның аңлавы, ай-һай, бик тә икеле. Әсәрләремне урысча нәшер итеп, нинди дә булса уңышка ирешә алуым әлләни өмет уятмый иде. Әмма минем урысча китап чыгарып карыйсым килә иде.

      Татар белән охшаш язмышлы башка халыклар бар, дип нигезләргә тырыштым мин бу теләгемне, Аларның да күбесе урыс телендә укый. Бәлки, минем фикерләр аларга кызык булыр…

      Аннан соң, ничек кенә сәер яңгырамасын, телләр, диннәр, йолалар төрле булсалар да, безнең урыс халкы белән ниндидер охшашлыгыбыз бар сыман. Бу уртаклыкны мин тәгаен генә аңлата алмыйм, бәлки, аны билгели торган сүз дә юктыр. Әмма шушы ике халыкның күңел халәтендә чиксез зур охшашлык бар, алар, сиам игезәкләре кебек, бер-берсенең ни уйлаганына кадәр сизеп-тоеп торалар, һәм берсе югалса, икенчесе дә озак тормас сыман тоелды. Һәм мин урыс укучысының үземне аңлаячагына ышанган кебек булдым. Әлбәттә, бу уйларымның урыс телендә китап чыгарырга теләвемне акларга тырышудан гына туган булуы да мөмкин. Тик мин шулай уйладым.

      Һәм тәвәккәлләдем – урыс телендә китап чыгардым.

      Менә бу урында минем: «Ул бик зур уңыш казанды, кибетләрдә чират торып алдылар, нәшриятлар шундый яхшы язучы белән килешү төзер өчен җән-фәрман кыландылар, роман шундук башка телләргә тәрҗемә ителде, һәм мин иң күренекле әдипләрнең берсенә әверелдем…» – дип язасым килә. Шулай дип язсам, миңа аз гына булса да рәхәт булыр иде.

      Ләкин моңарчы әсәрләремдә алдашмадым һәм соңгы китабымда шушы гадәтемә хыянәт итәргә җыенмыйм. Булмады андый хәл! Бары тик кибет киштәләрендәге татар телендә чыккан ун китабым янына урысчага тәрҗемә ителгән тагы бер роман өстәлде. Әлбәттә, тәрҗемәдәге романның тиражы зур иде, һәм ул Россиянең барлык өлкәләренә дә таралды. Әмма мин көткән шартлау булмады. Ул китабым да,