Иргали образын тудырып, автор чын затлылыкка нинди генә шартларда да тузан кунмый дигән олы нәтиҗәгә килергә ярдәм итә. Мондый әсәр, әлбәттә, сиксәненче елларда гына языла ала иде. Тормышның үзендәге үзгәрешләрне һәрвакыт сизгер тоючы М. Хәсәнов беренчеләрдән булып узган гасыр китергән әнә шундый зур сынауларның кешеләр язмышына ясаган тәэсирен киң әдәби тукымада сурәтләп бирде. Шуңа күрә роман чорның олы яңалагы буларак кабул ителде. М. Хәсәнов мондый әсәр язуга бөтен язучылык тәҗрибәсе белән килде. Г. Ахуновның сүзләре рас килде. Ул, роман дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгәч, болай дигән иде: «Язгы аҗаган» моңарчы әдәбиятыбызның еллар сынавын узган күренекле әсәрләре янында торып калыр дип ышанып әйтә алабыз» (күрсәтелгән хезмәт).
М. Хәсәнов, югары әзерлекле артист буларак, әдәби иҗатын театр сәнгате белән дә бәйләп алып барды. Аның тарафыннан иҗат ителгән «Нурихан», «Рамай» дигән әсәрләр шактый еллар Әлмәт дәүләт театры репертуарында урын алдылар. «Көя күбәләге», «Язмыш», «Фәрештә», «Гөлҗамал», «Яшь кияү» кебек әсәрләре дә байтак халык театрлары сәхнәләрендә куелды.
М. Хәсәнов узган гасырның икенче яртысында татар әдәбияты үсешенә әнә шулай шактый җитди өлеш керткән язучыларыбызның берсе булды. Ул үз әсәрләрендә замандашларын борчыган күп кенә сорауларга җавап эзләде, аларны сәнгатьчә хәл итүнең шактый уңышлы үрнәкләрен бирде. 1990 елның август урталарында ул, яңа әсәре өстендә эшләү өчен, язучыларның Кырымдагы Күктүбә иҗат йортына барды. Ләкин аннан исән-сау кайту насыйп булмаган икән. Сентябрьнең беренче көнендә Кара Даг итәгендә кинәт җан тәслим кылды.
Иҗатының җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәя алуы аны тагын да рухландырып җибәрде. Ул очына-очына үзенең күптомлыгын чыгару нияте белән йөрде. Аңа мондый мөмкинлек тудырылачагы да мәгълүм булды. Ул инде томлыкларының эчтәлеген дә анык итеп күз алдына китерә иде. Әмма көтелмәгән үлем бу эшне