Дөнья гизеп, тормышның ыгы-зыгысын күреп, чуерташтай шомарган Гәрәйханның Карагайга кайтып төшүе бик күпләргә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.
Миңлегөл кырдан, ялланып урак урган җиреннән кайтып килә иде. Каршы яктан өермә кебек тузан куптарып килүче бер җайдакны күреп алды.
Кыр уртасы. Якын-тирәдә бер генә җан иясе дә юк. Бераз якынлашкач, атлыны таныды: Гәрәйхан. Миңлегөл, җиңсәсенә төреп, иңбашына салган урагын җәһәт кенә кулына алды.
Ак күбеккә баткан атта чабып килгән Гәрәйхан, аның турына җитү белән, ияреннән сикереп төшеп, Миңлегөл каршысына килеп басты…
Беркавым тын тордылар. Бары тик атның гына еш-еш сулыш алуы һәм иелгәләп, авызлыкларын чыңлатып, камылга бөтерелеп үскән эт эчәгеләрен чемченүе ишетелеп куя.
Яулык чите белән йөзен яртылаш каплап өлгергән Миңлегөл, нәрсәдер әйтергә җыенгандай, башын күтәрде. Әмма тешләрен кысып, чем-кара мыекларын зәһәр селкеткәләп, каш астыннан гына өздереп карап торган Гәрәйханның йөзен күрү белән, әйтер сүзен оныткандай, яңадан башын ияргә мәҗбүр булды. Мәрхәмәтсез иде бу караш, котыңны алырлык иде.
Сүзне Гәрәйхан башлады.
– Йә, Миңлегөл!.. – диде ул. – Менә күр… Мин кайттым. Синең өчен, син дип кенә кайттым мин…
– Ни сөйлисең, Гәрәйхан абый?.. Мин бит күптән ир хатыны. Балабыз да бар…
– Беләм!.. Барысын да беләм. Миңа димәгәе, әллә нәрсәң булсын… Син барыбер минеке булачаксың. Үзең дә, балаң да…
Бу сүзләрдән соң Миңлегөл артка чигенеп куйды:
– Юк!.. Юк сүз сөйләмәсәңче, Гәрәйхан абый… Һичкайчан да алай булмаячак…
Тегесенең йөзенә ерткыч төсе керде:
– Юк! Барыбер мин дигәнчә булачак… – Аннары тавышын йомшарта төшеп дәвам итте: – Аңла, Миңлегөл… Бары тик синең өчен генә кайттым мин. Ишетәсеңме?.. Синең өчен генә. Хәзер инде әти-әниләр дә, туган-тумачалар да каршы килмәс… – Гәрәйхан, ялынып-ялварып нәрсәдер сораган кебек, кулларын алга сузды. – Шуны аңла, Миңлегөл… Кабат уйлап кара! Синең бу аякларың чабата түгел, ә укалы читек кенә киячәк; нәфис гәүдәң бу сәләмә киндергә түгел, ә асыл парчаларга гына төреләчәк… Кара ялчы булып иңбашыңа урак салып йөрү түгел, менә бу басуларның хуҗасы булуыңны телим мин. Аңла!.. Газиз башкайларымны әллә кайларга, диңгез артларына алып киткәндә дә оныта алмадым мин сине. Хыялларымда гел син генә булдың… Мин синең җавабыңны көтәм.
Миңлегөл дә соңгы сүзен әйтте:
– Юк, Гәрәйхан абый… Андый уйларны башыңа да китерәсе булма.
Тегесе аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:
– Юкка киреләнеп маташма!.. Бернәрсә белән дә санашып тормам… Ишетәсеңме?.. Кан коелыр, күз яше түгелер. Кирәксә, бөтен нәсел-ыруыгызның тамырын корытырмын… Әмма мин дигәнчә булыр…
Миңлегөл Гәрәйханның бу шомлы сүзләрен тыңлап та бетермәде: «Юк, юк!..» – дип, йөгерә-атлап, текә яр астына, олы юлга таба төшеп китте. Ул бары тик бай малаеның: