Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Махмут Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03455-5, 978-5-298-03456-2
Скачать книгу
кереп озак сакланырлык җанлы итеп эшләп бирүгә, сүз байлыгын дөрес һәм оста куллануга җитәрлек игътибар итми» (Иделле Г. Язучы һәм аның китабы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – Б. 143). Язучының иҗади үсешен күрү белән бергә, бу фикерләр белән әле бүген дә өлешчә килешергә туры килә.

      М. Хәсәнов иҗатында кызыл җеп булып сузылган тагын бер мәүзугъ бар, ул – Татарстан нефтьчеләренең тормышын һәм фидакяр хезмәтен сәнгать алымнары белән гәүдәләндерү. Бу тема 1956 елда язылган «Кыюлар юлы» повесте белән башланып китә. Әсәр ике кисәктән – «Яңа горизонт» һәм «Сүнмәс утлар» дип исемләнгән өлешләрдән тора. Бербөтен әсәр дип тәкъдим ителеп, аларда бер үк персонажлар хәрәкәт итсәләр дә, бу өлешләрне мөстәкыйль әсәрләр буларак та кабул итәргә мөмкин. Чөнки аларның үзәгенә куелган һәм конфликтлы хәл-әхвәл китереп чыгарган мәсьәләләр төрле-төрле. Әсәр Татарстан нефтьчеләре тормышын чагылдыруда беренче тәҗрибәләрдән иде. Әле бу вакытта егерме биш яшьтә генә булган язучының, кыюлык күрсәтеп, шундый җитди һәм шактый билгесез өлкәне сурәтләргә алынуы үзе үк тәвәккәллек булып тора. Шунысы сизелә, яшь язучы шулай да үзе гәүдәләндерергә алынган тормыш даирәсен шактый яхшы белә, кешеләр арасында каршылык тудырырдай сәбәпләрне шул мохиттән оста тотып ала. Шулай да, аларны кеше язмышлары белән үреп бару өчен, иҗади тәҗрибәсе җитенкерәми.

      Повестьта сурәтләнгән чор – бездәге нефтьчеләрнең әле яңа гына аякка басып килгән вакытлары. Тәҗрибә дә җитенкерәми, эш рәтен белгән кешеләргә дә кытлык. Татарстан җирендә кара алтын үтә тирән катламнар астына яшеренгән. Шушы яңа горизонтны ачу мөһим бурыч булып алга килеп баса. Дилогиянең «Кыюлар юлы» кисәгендә нәкъ шушы бурычны хәл итү үзәккә куела. Кыенлык шунда: әле бу урыннарның геологик төзелешен ачык кына күз алдына китерерлек фәнни нәтиҗәләр, карталар эшләнмәгән. Димәк, бораулауның теләсә кайсы этабында көтелмәгән хәлләргә юлыгырга мөмкин. Безнең кешеләрдә мондый тәҗрибә дә юк. Шуңа күрә Бакудан Миргали Галиев дигән кешене чакыртып алалар. Яшь кенә булса да, ул инде бораулау эшендә шактый зур тәҗрибә тупларга өлгергән. Ул, тиз генә коллектив туплап, аларны тиешенчә өйрәтеп, эшләренә белеп җитәкчелек итеп, бу эшне егетләрчә башкарып чыгуга ирешә, яңа горизонт нефть фонтаны бәрә. Автор үзе дә бурычның тизрәк башкарылып чыгуын күрергә тели, шуңа күрә, бер-ике гадәти генә кытыршылыкларны исәпкә алмаганда, барысы да шома бара. Бригада беренче метрлардан ук алдынгы коллективлар белән ярышта беренче урынга чыга һәм уңышка ирешә. Әсәр язылган еллар әдәбият-сәнгатьтә конфликтсызлык теориясе яшәү белән характерлы иде. М. Хәсәнов та, күрәсең, бу шаукымнан читтә кала алмаган. Бораулау эшенең нечкә серләренә үтеп керә алган язучы, үзәккә мавыктыргыч конфликт куя алмау сәбәпле, тормышчан, тулы канлы персонажлар тудыруда уңышка ирешә алмаган. Миргали, Хаҗи, Минҗан, Булатов, Шәйхи кебек образлар әле күбрәк схема хәлендә генә калганнар. Мөмкин булган урыннарда да автор персонажларга холык-фигыльләренә хас булганча эш итү мөмкинлеген