Әтисе һәлак булган көнне туган Һади исә, киресенчә, Таҗи абыйсының кодрәтле баҗалары кебек ярдәм итүчеләр хезмәтеннән баш тарта. Бәхетен бары тик үз хезмәте, үз тырышлыгы белән табу максаты белән яши, намусы кушмаган адымны атламый. Гаделсез юл белән хезмәт юлыннан күтәрелүгә юл куймый. Шундый булуы өчен «җайсыз кеше» дигән исем дә казана.
Романда төп игътибар олы малай Газига юнәлә. Аның якты дөнья белән саубуллашуын сурәтләгән күренешне тасвирлап, әсәр үзе дә төгәлләнә. Димәк, ул биредә иң әһәмиятле образ дәрәҗәсендә гәүдәләндерелә.
Гази – әтисе гомерен биргән эшкә тугрылыклы малай. Җәмәгать эшен күңелен биреп башкаручы, курку белмәс көрәшче. Рабфак укучысы, медицина институты студенты. Фронтта хирург. Әсирлек. Аннан соңгы кыерсытылулар, әсир дигән яман куркыныч күләгәнең үз артыннан тагылып йөрүе, ул кичергән күңел газаплары – бер кеше өчен шактый авыр йөк. Укучы күреп тора, Газиның берничә проблеманы хәл итәсе бар: сугыш башлану сәбәпле өзелгән укуын тәмамлап, врач дипломы алу; әсирлектә дә илгә тугры булганлыгын расларлык шаһитлар табу; сөйгәне Гөлүсә язмышын белү, мөмкин булса, аны күрү бәхетенә ирешү.
Күрәбез, шактый аянычлы язмыш кешесе ул. Әйтергә кирәк, Гази һәм аңа бәйләнешле кешеләр турында язганда, автор каләме шактый йөгерек эш итә. Әле санап кителгән омтылышларына ирешүдә укучы да аңа теләктәшлек итә. Димәк, әсәр тукымасы аны дулкынландырып өлгерә. Әсәр ахырында икенче һәм өченче проблемаларның хәл ителүенә дә укучы ихласлылык белән куана. М. Хәсәнов бу әсәрендә әлеге туганнар язмышы ноктасыннан ил тарихына күз ташлый, үткәндәгеләрдән гыйбрәтле сөземтәләр ясый. Шәхескә табыну елларында чын мәгънәсендә халыкның иң эшлекле, иң затлы, ил тоткасы булган затларын җәмгыятьтән читләштерү һәм юк итү механизмының коточкыч тизлектә эшләгәнлеген күрсәтә.
Романда барлык вакыйгаларны мәрҗән-муенса кебек бергә тезеп, туплап бара торган бер образның булуы әсәрнең сәнгатьчә камиллеген тәэмин итүдә гаять әһәмиятле. Ул да булса – Иргали. Бу кеше укучы күз алдында шактый катлаулы юл үтә. Без аны башта Гражданнар сугышында кызыллар тарафында сугышып кайткан солдат сыйфатында күрәбез. Ләкин авылда аны бер-бер артлы күңелсезлекләр көтеп торган икән. Шушы болгавыр елларда әнисе ачлыктан үлгән, хатыны белән кызы да чак кына исән калганнар. Алга таба көн күрүне ничек башлап китү турында киңәшү өчен, ул башта ярлылар комитетына килә. Ләкин үзе өчен биредә җылы сүз ишетми. Фирка ячейкасы да аңа ярдәм кулын сузарга атлыгып тормый. Авылда аңа кешеләрчә мөнәсәбәт күрсәтергә теләгән кеше бер икән, ул да булса Гыйззәт хәзрәт. Ул аны үз өенә чәйгә чакыра, кундырып чыгара.