Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Махмут Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03455-5, 978-5-298-03456-2
Скачать книгу
төшеп тә киттеләр. Аларның озын толымнарындагы чулпы тәңкәләре белән чиләкләре генә ай яктысында чагылып калды…

      «Менешли туктатам… Туктатам булгач туктатам!..» – дип, үз-үзенә көч биреп торды егет.

      Әнә кызлар инде менеп тә киләләр… Бөтенләй якынайдылар…

      Сабирҗан инде күңел кошының ай нуры яктырткан йөзен, карлыгач канатыдай кыйгач кашларын аермачык күрде…

      Кызлар узып китеп баралар…

      Шулвакыт (каян килгәндер кыюлык) Сабирҗан яшеренгән җиреннән чыкты да, арттан килеп, Миңлегөлнең көянтәсеннән эләктереп алды.

      Кыз бу көтелмәгән хәлдән кычкырып җибәрә язды.

      – Ай, Сабирҗан абый… Син икәнсең… Йөрәгемне яра яздың ич, – диде ул акрын гына.

      Егет тә телгә килде:

      – Һай, Миңлегөл!.. Минем йөрәгем ярылып кына да калмады инде, йөрәгем чеп-чи җәрәхәткә әверелде… Син җәрәхәтләдең аны, Миңлегөл! Ишетәсеңме, Миңлегөл?! Шушы урында тиргәп ташла үземне. Эт итеп сүк… Югарыга очма, айны кочма, диген… Әйдә, ансыз да кителгән, ансыз да кимсетелгән йөрәгемне берьюлы челпәрәмә китер… Бүтән түзәр хәлем калмады…

      Кыз йөрәге дә таш түгел бит. Күңел түреннән чыккан бу сүзләр үзенекен итте. Җитмәсә, мондый сүзләрне Миңлегөлнең беренче тапкыр гына ишетүе иде. Ул, нурлы күз карашларын яшерә төшеп, кызларга хас оялчан тыйнаклык белән:

      – Алай димә, Сабирҗан абый… Нигә алай булсын? Сине нишләп тиргим ди мин… – диде.

      Шушы ихластан әйтелгән сүзләрдән егет кыюланып китте. Дулкынланган хәлдә кызның көянтәсен ычкындырмыйча:

      – Миңлегөл!.. Чиләк-көянтәңне бирче, мин күтәрим, – дип, күзләренә төбәп карады.

      Кыз чын күңелдән көлде. Кабат бер тапкыр егетнең йөзенә керфекләрен сирпеп карап алды да, кызу-кызу атлап, иптәш кызы артыннан ашыкты.

      Ул кичне Сабирҗаннан да бәхетлерәк кеше булдымы икән! Канатланган килеш ул тау юлларын, болынлыкларны, су өстенә башларын игән таллар белән уралып алынган тын күл буйларын әйләнде – шатлык диңгезендә йөзде… Кайтышлый, соң булуга да карамастан, Миңлегөлләр тәрәзәсе яныннан җырлап узды:

      Ястык тышкайларың парчалы,

      Парчалары килсен иңеңә.

      Буйларың зифа, йөзең сылу –

      Ходай тап китерсен тиңеңә.

      Һаваларда йолдыз бик сирәк,

      Җидегән дә йолдыз бик кирәк.

      Һай, синең дә кебек зифа-зирәк

      Аналардан туар бик сирәк…

      Ике-өч көн дә үтмәде, Сабирҗан күрше кызыннан җавап та алды. Җавабы нинди бит әле: үрмәле гөл чәчәге чигелгән ап-ак батист кулъяулык.

      Шуннан башланды да инде.

      «Ничек телим, шулай булыр» дип, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән йөргән Гәрәйхан, моны сизеп, бик тиз өненә килде, Миңлегөлнең эзенә басып йөри башлады. Кызны очраткан саен, Сабирҗанны яманлады, мыскыл итте: «Әллә мине шул мүкләк Сабирҗанга алмаштырыр идеңме? – дип йөдәтте. – Юкка чытлыкланган булма. Әгәр дә телим икән, иртәгә-берсекөнгә үк минеке булачаксың. Сине генә түгел, атаң-бабаңны да, кардәш-ыруларыгызны