Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Махмут Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03455-5, 978-5-298-03456-2
Скачать книгу
табанына ияртеп алып китеп булмый икән!

      Үр менделәр, тау төштеләр. Сөлекле елгасы аша салынган, искереп свайлары какшап беткән күперне дә кичтеләр.

      Баралар да баралар…

      Куе томан.

      Зур үзәнлек башланды. Томан тагын да куера төште. Су эченнән барган кебек баралар.

      Бераздан юл буйларында агачлар очраштыргалый башлады. Алар тавыш-тынсыз гына томан эченнән калкып чыгалар да яңадан томан пәрдәсе эчендә югалып калалар. Ниһаять, тәмам изрәп, йокымсырап утырган көзге урманга җиттеләр. Урманга керделәр. Монда инде көпчәкләрнең җыелган яңгыр суларын күңелле генә чапырдатып узуы да, чокырлык җирләрдә арбаның бер яктан икенче якка янтаеп шыгырдап алулары да аермачык булып ишетелә башлады.

      Мәет озата баралармыни, ник берсе бер сүз дәшсен! Гүя тирә-якта хакимлек сөргән тынлыкны бозудан куркалар. Алда, дилбегә тотып, олаучы атлый. Чикмәненең терсәк-кесә тирәләрендә салынган ямаулары чагылып кала. Телне бозып, күбрәк «ч» авазын кушып сөйләвенә караганда, чуваш булырга тиеш. Аңардан ун-унбиш адым гына калышып, Сабирҗан белән Миңлегөл атлый. Сабирҗан, искәрмәстән кем дә булса килеп чыкмагае дигәндәй, як-ягына карангалап ала. Янәшә атлаган хатыны исә күзләрен аска төбәгән дә тула оегы өстеннән киеп алган җыйнак чабата башларына карап бара.

      Анда нәрсә көтә аларны? Хәзергә билгесез.

      Һәркем үз уена бирелгән. Сабирҗан исә киткәнче әтисенең тәмам иңеп беткән каберен рәтли алырмынмы дигән иде. Тәки кул җитмәде… Тормыш мәшәкатеннән арына алмады.

      Байтак юл үтеп урман куергач, каршыга, җир астыннан калыккандай, бер кеше килеп чыкты. Аның тамак кырып алуыннан бар да коелып төштеләр. Миңлегөл чытырдап иренең җиңенә асылынды. Сабирҗан исә билбавына кыстырган балтасына ябышты…

      Әмма теге кешене Сабирҗан шундук танып алды.

      – Соң, бу Гыйлаҗи абзый бит!.. – диде ул, хатынын тынычландырып.

      Гыйлаҗи көр тавыш белән исәнлек-саулык сорашты, аннары мылтыгын бер иңбашыннан икенчесенә күчерде дә алар белән янәшә атлап сөйләнә башлады:

      – Томан төшүен генә күр син! Аяк очы күренмәслек бит. Бик мач булды әле бу… Ахыры гына хәерле була күрсен инде. Көн дә аяз булачак. Күк йөзендә болытның әсәре дә юк. – Стрелок тәмәке янчыгын чыгарды. Кәгазь алып Сабирҗанга да сузды. Сабирҗан, тәмәке тартмаса да, ничектер, капылт кына кире какмады, янчык белән кәгазьне кулына алды. Һәм алар туктап, сөзешергә җыенгандай, бер-берсенә маңгайларын терәшеп, тәмәке төрә калдылар. Кабызгач, яңадан кузгалдылар. Шул арада Миңлегөл, ир-ат белән янәшә барырга тартынып булса кирәк, олау алдына чыкты.

      Икәү генә калгач, Гыйлаҗи, сер әйткәндәй:

      – Кем, Сабирҗан туган, мин сезне бу юлдан җибәргәнгә гаҗәпләнмә, – диде. – Теге кара йөзләр куа чыгарга да күп сорамаслар. Бу юлдан киткәннәрдер дип беркемнең дә башына килмәс… – Ул әйберләр арасына утырган кыз баланы бары тик хәзер генә күргән кебек күтәренке тавыш белән элеп алды: – Кара!.. Кара әле, бу җылтыр күзне. Чыпчык баласы кебек посып утыруын