Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
Амур аша озын корыч күпердән чыгып, поездда Белогорскига таба юл тотабыз. Уң яктан шактый биек текә тау өстендә „Волочаевка көннәре“ нә багышланган мемориалны ерактан күреп узабыз. Партизаннар төбәге… Аннары сул яктан бер-бер артлы Еврейлар автономия өлкәсенең Биробиджан, Бира, Кульдур вә Шмаковка станцияләрен үтәбез. Кульдур ул – Саки шифаханәсенә, ә Шмаковка   – Боржомига тиң курортлар. Хәрби округ шифаханәләре. Автономия өлкәсендә яһүдләр бик аз, диләр. Алар бу ярым онытылган, тормыш яклары юньләп көйләнмәгән җирләргә үз ихтыярлары белән килеп ояламаганнар шул, дөньяда Мәскәү, Ленинград, Киев, Минск, Одесса, Ялта кебек калалар барында! Шмаковкада элек ирләр монастыре булган. Шушында инде утызынчы елларда Мәскәүдән яһүд партократларын Сталин боерыгы буенча колхоз-совхозлар оештырырга юллаганнар. Хәрби частьларны һәм эшчеләрне азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк ич. Бер мәзәктә әйтелүенчә, Мәскәүгә мондый телеграмма сукканнар, имеш: „Колхозлар оештырдык, колхозчыларны җибәрегез!“ Булыр да ул яһүдләрдән! Хәзер исә: „Яһүдләр автономиясенә яһүдләр җибәрегез!“ – дисәң дә була…

      Белогорск зур урыс авылын хәтерләтә. Калага архитектор тәтемәгән. Берничә ике катлы кечкенә таш биналары бар. Берсендә, гадәттәгечә, партия шәһәр комитеты, икенчесендә – дивизия штабы, өченчесендә – мәктәп, дүртенчесендә – ресторан. Калганнары – бер катлы гади агач өйләр. Урамнары пычрак, кибетләре ярлы. Шәһәрне бер яктан урап, сай гына тонык инеш ага. Яңгырлардан соң шактый зур елгага әверелә, диләр. Ә   җәйге эссе көннәрдә бөтенләй кибеп, төбе калкып чыгып, ләмле җирләре барлыкка килә икән. Үзендә әрсез ратан, бычок сымак балыклары да бар. Шунысы кызык: елга корыганда, ләмгә күмелеп исән калалар икән… Һәр яктагы табигатьнең үзенчәлекләре була шул. Рестораннарында тамак туйдыргач, штабка киттем. Кадрлар бүлегендә капитан Малыгин „шәхси эш“ емне карап гаҗәпләнде. Анда хезмәт урыным „өлкән табиб“ дип билгеләнгән ич. Бирегә үзем теләп килдем, дидем. Ярый, ди бу һәм Возжаевкага шалтырата. РТБны сорый. Аны шулай сер итеп, „Ракетно-техническая бригада“ урынына „Ремонтно-техническая бригада“ дип атыйлар. Андый ысулны „легенда прикрытия“ диләр. Чынбарлыкта стратегик ракеталар полклар карамагында, ә аларның үтә хәтәр атом-төшле башлары („головная часть“ – ГЧ) – РТБ кулында. РТБ хезмәткәрләре аларны тоташтырып, вакытлары җиткәндә тикшереп яки алмаштырып торалар һәм махсус залда икенче залпка запасларын тоталар. Мин менә шул РТБ табибы инде. Ике сәгатьтән соң мине алырга җиңел машина белән килделәр. Утырып киттем.

      Возжаевка – үзе бәләкәй генә полустанок. Тиз йөрүче поездлар нибары ике минутка гына тукталалар. Шул арада офицерлар вагон-ресторанга тәм-томнар, аракы-сыра алырга керә. Тимер юлның, көнбатышка таба барганда, сул ягында – шыксыз авыл. Авыл артында – алты моторлы Мясищев бомбалаучылар аэродромы һәм совхозларның кырлары. Анда яшелчә һәм соя борчагы үстерәләр. Соядан дүрт йөз төрле ашамлык хәстәрләргә була, диләр. Томат шулпасы салынган