Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
Хәерле сәгатьтә – хәерле юл! Ходаем, хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан туганнарымны һәм якыннарымны сакла! Изге ниятләребез белән аңга килгән идек, ләкин тәмуг юлы да изге ниятләр белән түшәлгән, диләр… Дөньяда, нарасыйлардан гайре, гөнаһсыз адәм юктыр. Гомумән, „Мин гөнаһсыз!“ дип шапырынырга берәүнең дә хакы юк. Ләкин гөнаһлы гамәлләрен таныган кеше дөм өметсез түгел әле. Аһ, Аллам, мин гөнаһларга батып беттем, кичерә алсаң, кичер инде, моннан ары андый булмам!..“

      Иреннәрем, кыймылдап, тагы әллә нәрсәләрне әйтергә омтылалар. Инде хәзер хисләргә бирелеп кенә түгел, акыл белән дә яшәр вакыт.

      Мине инде торасы яңа урын да, хезмәтем дә кайгыга салмый. Кеше кайда да эшләп, хезмәт итеп яши ала. Анысын булдырырмын. Аерып калдырган Валя да онытылган диярлек. Һәдия турында да артык борчылмыйм. Тик Мәрзия генә тынгылык бирми, Себер юлы буе аның турында уйлап барам. Юл күренешләре дә юатмый, күземә дөнья галәмәтләре күренми. Нишләп кенә аны япа-ялгыз шул зур калада башын әйләндереп адаштырып калдырдым?

      Яман юлга басмаса ярар иде! Аздыручылар бихисап. Очсыз, бетмәс озын юл, кысан тынчу купе һәм җан газаплары тәмам алҗытып бетерде. Ахырда, барып урнашкач, хат язып җибәрергә булдым. Кеше ялгышырга мөмкин, ялгыша да. Ләкин хатасын таныгач, аны төзәтергә тиештер ич! Мәрзиянең күңеле бизеп, кире кайтмаган булса, аны яныма чакырырга кирәк. Янәдән бергә уртак тормыш корырбыз… Берәү дә бөтен эшләргә оста, әүлия булып тумый. Белмәгәннәрен өйрәтермен, ярамаган гадәтләрен әйтеп төзәттерермен. Авыр булса да түзәрмен. Кыргый аюны да биергә өйрәтәләр ич, Пигмалион әсәрен дә хәтерләү җитә! Менә шулай үземә-үзем сүз бирәм. Андый карарга килгәч, бераз тынычланам сыман. Минем күңелсезләнеп баруымны сизептер инде, проводница, чәй керткәндә: „Кемегез булды ул читтәрәк басып торган күркәм кыз?“ – дип сорады. Мин: „Барыбер түгелмени?“ – дидем. Бүтән нәрсәләр турында уйларга тырышам. Корыч көпчәкләр дөбердәп, җелекләрне селкетеп тәгәриләр. Тимер дәвер! Үзәк төбәкләрдән ерагайганнан ерагая барам. Кечкенә чагымдагы сөрелеп баруыбыз исемә төште. Вагон тәрәзәсеннән күземне алмыйм. Яфракларын коеп чишенә башлаган урманнар, телеграф баганалары, шыксыз разъезд тораклары, чәнечкеле тимер чыбык белән уралган ниндидер зоналар артка чигенеп күздән югала торалар…

      Уйланам. Уйлар, уйлар!.. Бер-берсен уза-уза чаба алар. Әллә инде зиһенем чуаламы? Нигәдер тагы, йөрәгемне чеметеп, Валя искә төшә. Юк, бөтенләй онытылмаган икән шул. Бигрәк ягымлы һәм шаян, көр күңелле иде. Югалтсам да, ул үзе югалмас инде. Крупская исемендәге институтның кичке факультетында укып эшли. Аның өчен кайгырмасам да була, ләкин менә, исемә төшкәч, йөрәгем нигәдер кысыла… Узган гомер кызгандыра һәм үкендерә. Тик аны кайтара алмассың инде. Валя табар әле үзе ише урысны. Һәдия дә югалмас. Үзе таза, башы яшь, диплом алырга тора. Ә менә Мәрзия тынгысыз олы шәһәрдә югалмагае, саулыгы да чамалы гына!.. Йөрәгем, дөпелдәп, поезд дөбердәве белән ярыша. Ул хәтле өзгәләнмәскә иде дә!.. Хаталарымның берсен булса да төзәтергә мөмкин