Кам Аштабар. Кемнәр дип белик үзеңезне?
Күзәмеш. Әйе, әйе, сез кемнәр буласыз?
Габдрахман. Без Мөхәммәд пәйгамбәр өммәтеннән булабыз. Алтын кала Болгарга сәфәремез.
Кам Аштабар. Мөхәммәд өммәтеннән? Кем ул Мөхәммәд пәйгамбәр?
Габдрахман. Мөхтәрәм кам, Мөхәммәд пәйгамбәр – Аллаһы Тәгаләнең җирдәге соңгы пәйгамбәре. Без барымыз да – Алланың соңгы пәйгамбәре өммәтеннән. Менә Алланың рәхмәтләре белән сезгә Бөек Болгар-йортка килергә насыйп булды. Болгар халкына бердәнбер Аллаһы Тәгалә турында сүзләремез күп.
Камның, гарәпләрне тыңлаган саен, ачуы кабара бара.
Кам Аштабар. Болгар халкының үз тәңреләре бар. Безнең тәңреләргә, изге Абак, сарыганнарга хөрмәтебез зур. Тәңреләр безне төрле зәхмәтле чирләрдән яклый. Ачлыктан яклый. Явыз дошманнарга каршы торырга ярдәм итә. Безгә бүтән Тәңре кирәкми, чит Тәңредән безгә ассу юктыр. Бездән кару шул булыр.
Күзәмеш. Әйе, әйе, бездән кару шул булыр.
Габдрахман. Мөхтәрәм кам, ислам йоласын кабул кылу ирекле ди изге Коръән-Кәрим белеге4. Ислам динен кабул итү, күңелеңне, җаныңны сафландыру ди Изге китап. Без Бөек Болгар ханы Алмыш күп яшәсен, бай булсын дип дога кыламыз. (Гарәпләр икесе дә битләрен сыпыралар.)
Иншалла, Иншалла!
Кам Аштабар (тәмам ачуы чыгып). Безгә бүтән тәңреләр кирәкми. Сез ягы кешеләре5 Болгар-йортка коткы таратырга килгәнсез икән. Бәлкем, сез шымчылардыр, Бөек Алмыш ханны үтерергә ниятләп сәфәр тотасыздыр. Әй чуралар, тотыгыз, богаулагыз шушы шымчыларны, зәхмәт чире таратучыларны!
Берничә чура, гарәпләрнең муеннарына муенчак салып, кулларын бәйлиләр. Бер чура гарәпләрнең биштәрен, тартып алып, кам Аштабаргабирә. Кам капчыкны ачып гаҗәпкә кала.
Нәрсә бу? Алтын таҗ. Шушы сукбайларда нинди затлы алтын таҗ. Кайдан алдыгыз? Кайсы ханны үтереп талап качтыгыз?
Габдрахман. Хөрмәтле, Болгар камы, без беркемне дә үтермәдек. Бу таҗ-калфак – хан кызына дигән бүләгемез. Без сукбайлар түгелмез, без – Мөхәммәд пәйгамбәр иленең тартыклары6, Болгар ханы Алмыш галиҗәнапларына юлымыз. Безне болгар сәүдәгәре Тукбай морза үзе чакырды, без шунда сәфәр кыламыз.
Дикъкать белән күзәтеп торган Күзәмеш кам янына сак кына килә дә аның кулыннан таҗ-калфакны тартып ала. Матурлыгына сокланып карый да башына киеп, горурланып йөри башлый.
Бер мизгелгә халык аптырап кала. Кам кулындагы таягы белән Күзәмешнең аягына суга, ул авыртудан кычкырып җиргә утыра.
Кам, Күзәмешнең башыннан таҗ-калфакны алып, капчыкка сала. Халык абайлап алып көлешә башлый.
Кам Аштабар. Чуралар, Тәңре коллары!
Карагыз инде, шушы сукбайларга, хан кызы Сылукайга бүләк таҗ-калфак алып килдек дип, кыек сүз сөйлиләр. Безне алдап, Алмыш әлтабарны үтерергә келиләр. Бүз балалар, үзләрен таш гөмбәзле кара пулат астындагы зинданга ябыгыз!
Гаскәри ике-өч егет гарәпләрне сак астына алып, муеннарындагы муенчактан тарткалап, зинданга алып китәләр.
Чуралар,