Батил. Сылукай бу турыда әйтмәгән иде. Ул сезне шәһри Болгарга алып кайтырга әмер бирде.
Габдрахман. Алтын Болгарга еракмы, бүз бала?
Батил. Җәяүлегә җәйге көннең дүртенче чиреге кадәр юл булыр. Атларыгыз ничек була! Болгар-йортка ни йомышыгыз?
Габдрахман. Минем атым Габдрахман, ә бу шәкерт Габдулла исемен йөртә.
Габдулла. Бүз бала Батил, нишләп ул шәһәр алтын Болгар дип атала?
Батил. Алтын Болгар дип, аңа чит ил сәүдәгәрләре шулай зурлап әйтәләр. Чөнки Болгар шәһәрендә алар, яхшы сәүдә кылып, мул ассу алалар3. Әле Ыслау якларында Болгар шәһәре кебек гүзәл кала юктыр. Сәүдәгәрләр Болгар мунчасында көннәр буе кәефләнеп ял итәләр. Болгардагы кебек мунчалар, ташпулатлар күрше кабилә илләрендә дә юктыр.
Бөек болгар осталары кебек әле берәү дә итекләр, читекләр теккәне юктыр. Болгар осталарының булат кылычлары, чакрым ярым очучы утлы укларына, җиз калканнарына тиңнәр юк. Хан кызы Сылукай кебек тә Кара Итил, Чулман, Нократ төбәкләрендә андый чибәр табылмас. Сылукайны Тәңре кызы дип зурлыйлар. Дөрес, Бөек Алмыш хан алай әйтергә кушмый. (Исенә төшә.) Сүзгә мавыгып онытып торам. Менә сезгә тамак ялгарга.
Юл биштәреннән көлчә, ит, кымыз алып, гарәпләргә бирә. Алар, рәхмәт әйтеп, ризыкны кабул итәләр.
Габдрахман. Рәхмәт, бүз бала Батил, Аллаһы Тәгалә каршында зур саваплы бул, теләгән теләгеңә иреш!
Батил. Рәхмәт келәвегезгә! Әйдәгез, бераз тамак ялгагыз да сезне, атка атландырып, алтын Болгарга алып кайтам.
Мосафирлар тәмләп тамак ялгыйлар.
Габдрахман. Батил, Болгар җиренең оҗмах хуры Сылукайга рәхмәт әйтерсең. Без инде шушы хәтфә чирәмнәр өстеннән, оҗмах бакчасындагы кебек гүзәллеккә сокланып, җәяү генә барырбыз.
Батил. Ә мин Сылукайга ни диярмен? Ю-юк, юк, әнә чаптар ат үлән чемчеп йөри, шуңа атланып барасыз.
Габдрахман. Бер атка ике кеше атланып баруы кыен була. Аннан соң, безне Аллаһы Тәгаләнең җирдәге оҗмах бакчасыннан сәяхәт итүебезне тыйма инде, үтенеп сорыйбыз!
Габдулла. Остаз, остаз, бәлкем, сез генә атка атланып барырсыз? Мин яшь кеше, көчем җитәрлек, җәяү барырмын.
Габдрахман. Габдулла шәкерт, рәхмәт. Син киң күңелле кеше, өлкәннәрне хөрмәтлисең. Алла боерса, без шушы яшел келәмнәр өстеннән җәяүләп кенә барырбыз инде, бүз бала Батил.
Батил. Ярар, алайса, шәһәр капкалары төнгә ябылганчы килеп җитегез, кояш баегач, сакчылар беркемне дә шәһәргә кертмиләр.
Габдрахман. Рәхмәт, рәхмәт, бүз бала, кояш баеганчы, без алтын Болгарда булырбыз.
Батил. Мин сезнең турыда капка сакчыларын кисәтеп куярмын. Ярар, алайса, мин киттем, Сылукайны күздән югалтырга ярамый, Бөек хан алдында җавап тотасы булыр.
Батил чыгып китә, аты белән иркәләп сөйләшә, тояк тавышлары гына ишетелеп кала.
Гарәпләр юлчабарны күздән озатып калалар. Сәхнә караңгылана.
Сәхнә акрынлап яктыра. Кичке эңгер-меңгер вакыты. Кошлар тавышы ишетелеп, ул камның (шаманның) шөлдер кагуына һәм такмаклап табынуына